Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самара өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре уза

25 – 27 октябрьдә Самара өлкәсендә Татар мәгарифе көннәре узачак. Чарада Татарстан делегациясенең дә катнашуы көтелә. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар мәгарифе көннәре кысаларында Самараның Камышлы һәм Похвистнев районнарының белем бирү оешмалары белән танышу планлаштырыла. Шулай ук мәгариф идарәсе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл, Татарстанның алдынгы уытчыларыннан мастер-класслар, Татарстан һәм Самара өлкәсенең министрлыклары, мәгариф идарәсе һәм белем бирү оешмалары арасында килешүләр имзалау көтелә. Программа кысаларында Байтуган авылында «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музеен карау да оештырылачак. Шулай ук безнең республиканың шәһәр һәм районнарында эшләгән татар теле укытучылары Самарадагы хезмәттәшләренә мастер-класс уздырачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев