Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самара өлкәсендә гомер итүче Нурания Абзалова Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булды

Самара өлкәсе Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылында танылган шәхес, “Әлифба” дәреслеген төзүче Сәләй Вәгыйзовның музей-йортын ачу эшен башлап йөргән  Нурания Абзалова Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен медале”нә лаек булды. Бу хакта “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәр итә. Татар Байтуганы авыл җирлеге советының Иҗтимагый советы җитәкчесе, авылда фельдшер булып эшләүче Нурания Абзаловага медальне конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырган. “Һәр халык үз йөзен саклап калырга тырыша. Глобальләшү шартларында телне, мәдәниятне саклау җиңел түгел, ә инде тарихи шәхесләрнең исемнәрен кайтарырга тырышу үзе бер батырлык. Камышлы төбәгендә яшәүчеләр татарлыкны саклаучыларның иң-иңнәреннән. Милләттәшләребез биредә үзенең рухы, үткәне, тарихы белән нык тора”, – дип белдергән Ринат Закиров. Мәгълүм булганча, Татар Байтуганы авылында Сәләй Вәгыйзовның музей-йорты быел ноябрь аенда ачылды. Нурания Абзалова Татар Байтуганы авылында туып үскән якташы, Татарстанның Арча районында яшәгән галим белән якыннан таныш булган, аның соңгы көннәренәчә хатлар алышып яшәгән. Сәләй Вәгыйзов һәрвакыт туган ягын сагынып искә алган, туган нигезе турында белешеп торган. Нурания ханым бер төркем якташлары белән 1999 елда Арча районындагы “Әлифба” музее ачылышында катнашкан булган. “Әлифба” дәреслеге авторы туган нигездә музей ачу идеясе дә шул чакта ныгыган. "Арчага барыр алдыннан авылның тирә-ягын видеога төшердек һәм аны Сәләй Вәгыйзовка тапшырдык. Байтуган авылы рәссамы ясаган "Байтуган авылы мәчете янында" рәсемен дә бүләк иттек. Ул картинаны кочаклап, Сәләй ага бәләкәй бала сыман елады. Анда аның туган йорты төшерелгән иде. Шул чакта туды да инде минем күңелдә шушы музей-йортны булдыру теләге", – дип искә ала хәзер Нурания ханым. Музейны ачуда Камышлы хакимияте, Татарстан Президенты, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм күрсәткән. Галимнең улы – Камил Вәгыйзов музей экспозициясенә әтисенең шәхси әйберләрен алып кайткан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев