Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Самара өлкәсе татарлары Мәүлид бәйрәмен билгеләгән

Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшәүче татарлар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте, дип хәбәр итә "Камышлы хәбәрләре" газетасы. Бу авыл барлыкка килгәннән бирле, дини йолаларны бәйрәмнәрне авыл халкы зурлап үткәрүне үзләренә гадәт итеп керткән һәм менә инде аны өч гасырга якын бер дә калдырмый үткәреп киләләр. Быел да барча халык мәчеткә юнәлде, һава шартлары бераз шомландырса да, халык күп җыелды. Күрше тирә-як авыллардан да, шулай ук Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, нәзарәтнең сәркәтибе, Самара Җәмиг мәчете имамы Наил хәзрәт Сөләйманов һәм башка кунаклар да бар иде. Гадәттәгечә, зур түгәрәк итеп утыргач, мәҗлесне Талип хәзрәт башлап җибәреп, Мәүлиднең тарихын, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында вәгазь сөйләгәч, Изге китаптан аятләр укыгач, бергәләп салаватлар әйтелде. Моннан соң биш гасыр элек яшәп иҗат иткән төрки-татар галиме Сөләйман Чәләби хәзрәт иҗат иткән төрки касыйдә-мөнәҗәт әйтелде. Ул мөнәҗәт касыйдәне мәчет картлары – Таһир Рәхимов, Резван Яруллин, Хәйдәр Низамиев көйләп укыды һәм ахырдан имам-мөхтәсиб Габдулла хәзрәт Мөхәммәдкәрим төрле салаватлар әйтте һәм бергәләп дога кылынды. Соңыннан мәчет йортындагы мәдрәсә бинасына кереп корбан шулпасы һәм мул табындагы ризыклардан авыз иттеләр. Өйләдән соң кунаклар күрше Балыклы авылына да барды һәм андагы имам Ренат хәзрәт Хәлимов тарафыннан әзерләнгән Мәүлид кичәсендә катнашты. Өйлә намазыннан соң Иске Ярмәк мәчетендә мәктәп балалары да кунак булды. Башка көнне шундый ук мәҗлес хатын-кызларыбыз өчен әзерләнде. Кунаклар Яңа Ярмәк авылыннан да килделәр. Барысы да бәйрәмдә катнашып, Рәсүлебез турында бик күп мәгълүмат туплап, салаватлар әйтеп, мул табыннардан тәмле ризыклар авыз итте. Шунысы да куанычлы хәл, авыл мәдрәсәсенә йөрүче апалар Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә тулы Коръәнне хәтем кылып, Рәсүлебезгә багышлады, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев