Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә узды

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Биредә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсына йомгак ясадылар, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. Торжественное мероприятие, посвященное Международному женскому дню, и подведение итогов Республиканского конкурса "Женщина года. Мужчина года: женский взгляд". Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев: фото Михаила Козловского Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары – барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары да бар. Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Аны башлап җибәрүче һәм оештыручы булып “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанның кеше хокукларын яклау вәкиллеге һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе тора. Конкурс өч этапта уза. Башта муниципаль берәмлекләрдә сайлап алу, зона турлары уза һәм финал Казанда республика җитәкчеләре катнашында үтә. Торжественное мероприятие, посвященное Международному женскому дню, и подведение итогов Республиканского конкурса "Женщина года. Мужчина года: женский взгляд". Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев: фото Михаила Козловского Быел бәйгедә 700дән артык кеше катнашты. 130 кеше зона этабы җиңүчеләре булды, шуларның 19ын республика жюрие бүгенге тантанага сайлап алды. Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге исеменнән Татарстанның барлык хатын-кызларын бәйрәм белән котлады, гүзәл затларның хезмәте, сабырлыгы, матурлыгы, яратуы һәм мәрхәмәтлеге өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бүген гади очрашу гына түгел, ә әһәмиятле вакыйга: 20 ел элек “Татарстан хатын-кызы” исемле оешма барлыкка килде. Мин аның җитәкчесе Зилә Вәлиевага һәм бу конкурс-бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтле. Әнидән дә якын, изге кеше юк. Без әниләрне яратабыз, кадерлибез һәм гел исебездә тотабыз. Аналар безнең өчен булганны һәм булмаганны эшли. Ничек инде шундый кешене хөрмәтләмәскә?!Әнинең мәхәббәте сине гомер буе озата”, – дип билгеләде ул. Торжественное мероприятие, посвященное Международному женскому дню, и подведение итогов Республиканского конкурса "Женщина года. Мужчина года: женский взгляд". Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев: фото Михаила Козловского Минтимер Шәймиев республика конкурсының “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Җиңүче булып, Яр Чаллыдан күпбалалы Светлана Мулланурова һәм Саба районы Югары Симет авылында гомер итүче Рушания Шамилова, “Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре” дип аталган Төбәк иҗтимагый оешмасының Түбән Кама филиалы җитәкчесе Дарья Хуҗина танылды. “Хатын-кыз мәдәният һәм рух” һәм “Елның үрнәк хатын-кызы” номинациясендә җиңгән гүзәл затларга бүләкне “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды. “Өченче буын герой хатын-кызы” һәм “Бизнес-леди” номинациясендә җиңүчеләр бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова кулыннан алды. Ул шулай ук “Мәрхәмәт” Дәүләт Советының депутат төркеме исеменнән беренче чакырылыш депутаты Ольга Ермакованы да тәбрикләде. Торжественное мероприятие, посвященное Международному женскому дню, и подведение итогов Республиканского конкурса "Женщина года. Мужчина года: женский взгляд". Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев: фото Михаила Козловского “Хатын-кыз лидер” һәм “Минем язмыш – һөнәрем”, “Галим хатын-кыз” номинациясендә беренче калган сылу затларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова котлады. Бүләкләү тантанасының азагында “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешма рәисе, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Ул әлеге матур бәйрәм-конкурс Татарстан Республикасының беренче Президенты хәер-фатихасы белән башлап җибәрелде, диде. Хәзер исә чараның төп ярдәмчесе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Торжественное мероприятие, посвященное Международному женскому дню, и подведение итогов Республиканского конкурса "Женщина года. Мужчина года: женский взгляд". Принимает участие Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш. Шаймиев: фото Михаила Козловского Зилә Вәлиева традиция буенча ел ир-атларына бүләк тапшырды. “Ир-ат -лидер” номинациясендә «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте, «Казаночка» бакетбол клубы президенты, Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Лотфулла Шәфигуллин, «Ир-ат – намуслы йөрәк» номинациясендә – «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артисты, республиканың халык артисты Александр Карпеев җиңүгә лаек булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев