Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында хәйрия концерты уздырылачак

7 октябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан сәнгать осталары “Үз җылыңны бир” - «Согрей своим теплом» хәйрия концерты була.

Җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге Фондка авыр хәлдәге балаларны дәвалауга һәм хоспис төзелешенә юнәлдереләчәк.

Хәйрия концертында Венера Ганиева, Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасихов, Рөстәм Асаев, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Марина Самкова, Ольга Федянина, Илгиз Зәкиев, Алсу Барышникова, Мария Семенова, Карина Җиһаншина, Ләйсән Мөхәмәтдинова, шулай ук Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» оркестры, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгышлары булачак.

Концерт программасында классик музыкадан ария һәм дуэтлар, Арно Бабаджанян, Микаэл Таривердиевның популяр җырлары, Мөслим Магомаев репертуарыннан җырлар, Рөстәм Яхин романслары, чит ил хитлары яңгыраячак, дип күрсәтелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев