Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салехард татарлары шагыйрь Фәһим Ярмиев һәм язучы Габдел Мәхмүтов белән иҗади очрашу уздырган (фото)

Ямал-Ненец автоном округының Салехард шәһәрендә 3 майда татар шагыйре Фәһим Ярмиев һәм язучы Габдел Мәхмүтов белән иҗади очрашу узды, дип хәбәр итә Салехардның "Ватан" татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Хәсәнә Боязитова. Округның Милли китапханәсендә төрле милләт вәкилләрен чакырып оештырылучы “Әдәби тыкрык” проекты кысаларындагы үткәрелгән әлеге иҗади кичә “Татар матурлыгы!” дигән исем белән аталды. Себер татары Габдел Мәхмүтов Төмән өлкәсенең Вагай районы Вагай авылында туган. Май аенда аңа 66 яшь тула. Габдел Мәхмүтов рус телендә иҗат итә. Аның әсәрләре Ямал-Ненец автоном округы һәм Төмән өлкәсендә мәктәп программаларына кертелгән. “Һәр әдәби әсәр татар халкы мирасының кабатланмас бизәге булып тора. Язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнмичә, үз халкыңның мәдәниятен белеп булмый. Ямал-Ненец автоном округы Милли китапханәсенә шундый җанлы милли бәйрәм оештыруга мөмкинлек тудырулары өчен рәхмәт”, – ди Хәсәнә Боязитова. Әдәби кичә кунаклары татар хуҗабикәләре әзерләгән милли ризыклар белән дә сыйланган.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев