Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салехард шәһәрендә яшәүче татарлар "Ямалча әлифба" дип исемләнгән үзенчәлекле проект әзерли

Ямал-Ненец автоном округының Салехард шәһәрендә яшәүче татарларның “Ватан” милли-мәдәни мохтарияте “Ямалча әлифба” дип исемләнгән үзенчәлекле проект әзерли, дип хәбәр итә "Ямал" телерадиокомпаниясе. Бу әлифба китабында татар алфавитындагы 39 хәреф төньяк төбәкнең табигатенә хас үсемлекләр һәм хайваннарның рәсемнәре белән сурәтләнгән. Әлеге проектны мохтариятнең татар теле курслары җитәкчесе Наилә Галиева башлаган. Татар теле дәресләрендә балалар һәр хәрефкә туры килгән үсемлек һәм хайванны тәкъдим иткән. Әлифбаны июнь башына – Сабан туе бәйрәменә кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Ул Ямал-Ненец автоном округында гомер кичерүче татарларга уку әсбабы буларак таратылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев