Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салехард шәһәрендә "Дуслык" татар җыр ансамбленең концерты узачак

20 майда Ямал-Ненец автоном округы үзәге Салехард шәһәрендәге “Дуслык” татар җыр ансамбленең 25 еллыгына багышланган “Дуслык моңы” исемле зур концерт узачак, дип хәбәр итә Салехардның “Ватан” татар милли-мәдәни мохтарияте. Концерт программасы “Йолдыз” квартеты белән берлектә әзерләнгән. Округ Милли мәдәният үзәге сәхнәсендә үтәчәк юбилей бәйрәмендә шулай ук Салехард төбәгендә яшәүче милләтләрнең җыр һәм бию ансамбльләре дә катнашыр дип көтелә. Көнбатыш Себер төньягында яшәүче селькуп халкы, мари, рус, коми, Төньяк Кавказ халыклары, ханты мәдәнияте тәкъдим ителәчәк. Татар халкының традицияләрен, мәдәниятен, ана телен саклау максатын тотып, иҗади эшчәнлек алып баручы “Дуслык” ансамбле Венера Абдразакова тарафыннан 1992 елда оештырыла. Соңгы 20 елда ансамбль белән Зөлфия Кашапова җитәкчелек итә. Коллективта төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре чыгыш ясый. Иң мөһиме – алар үз халкының мәдәниятенә битараф түгел. Ансамбль репертуарында сиксәннән артык җыр, алар арасында – халык җырлары да, танылган композиторның музыкаль әсәрләре дә бар.
Татар информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев