Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салават Юзеевның фильмы "Көмеш Акбүзат" фестивалендә иң яхшы режиссерлык эше булып танылды

“Көмеш Акбүзат” III халыкара милли һәм этник фестивалендә иң яхшы режиссерлык эше булып Татарстан режиссеры Салават Юзеевның “Хлопнул дверью и ушел” фильмы танылды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итте.

“Башкортостан” Дәүләт концерт залында уздырылган фестивальне ябу тантанасында җиңүчеләр игълан ителде, аны Россия актеры Артем Михалков белән Милли яшьләр театры актрисасы Гөлшат Гайсина алып барды. Юзеев фильмыннан тыш, “Кыска метражлы уен фильмы” юнәлешендә иң яхшы сценарий өчен “Пилорама” фильмы белән Дамир Йосыпов призлы булды. Иң яхшы операторлык эше дип “Мать Мария” фильмын төшерүче танылды.

Уен фильмнары арасында тулы метражлылар арасында өч хезмәт җиңүче буларак игълан ителде: Россиядән Эдуарда Мельниковның “Золотая рыбка” (оператор эше), Иранның “Белуга”сы өчен Мәһди Җафари (сценарий), Юрий Фетинның “Небесный верблюд” (режиссура). Фествальнең Гран-приен Бангладештан Әбу Шәһед Эмонның “Jalaler Golpo”/“История Джалала” тулы метражлы уен фильмы яулады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев