Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Дәүләт премиясенең лауреатлары билгеле булды

Башкортостан Республикасы башлыгы указы нигезендә Салават Юлаев исемендәге Башкортостан Дәүләт премиясенең әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге 2016 ел лауреатлары билгеле булды.

Премия Нестеров исемендәге Башкортостан дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегуловка «Акбүзат: башкорт эпосы» һәм «Akbuzat: A Bashkirian Epic» китапларында басылган иллюстрацияләре сериясе өчен; Башкортостан дәүләт опера һәм балет театры артистлары Гөлсинә Маулукасова һәм Илдар Маняповка театр-сәхнә сәнгатен үстерүдәге өлешләре һәм башкару осталыклары өчен бирелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев