Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Салават күпере" журналы "Ел тәрбиячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләгән

27 сентябрьдә Казанда 50 нче балалар бакчасы мәйданчыгында "Салават күпере" журналы оештырган "Ел тәрбиячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Һөнәри ярышта 200дән артык талантлы педагог катнашты. Өч иң яхшы конкурсантны балалар басмасының директоры һәм мөхәррире Зиннур Хөснияр шәхсән бүләкләде.

"Ел тәрбиячесе" конкурсы иң кызыклы һәм яраткан проектларыбызның берсе. Без татар, рус һәм инглиз телендә журнал нәшер итәбез. Балалар, аларның әти-әниләре белән аралашабыз, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында күп булабыз. Еш кына хатлар, шигырьләр һәм мөрәҗәгатьләр алабыз, нәни укучыларыбызны һәм тәрбиячеләрне тыңларга тырышабыз, - дип сөйләде Зиннур Хөснияр. - Конкурс җиңүчеләрен КФУ педагоглары белән бергә билгеләдек, бу кадәр күп кеше катнашыр дип уйламаган идек. Бөтен республикадан 200 дән артык эш алдык. "Салават күпере" - әдәби, иҗади журнал. Без һәр баланың талантын ачарга телибез һәм безнең балалар белән талантлы педагоглар эшли дип ышанабыз".

"Иң яхшы авторлык сценариясе" номинациясендә Татарстанның Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Зөһрә Рәхимҗанова җиңде. Милли алымнар белән дидактик уен эшләү буенча Казанның 50 нче балалар бакчасыннан Рәсимә Гайнетдинова сайлап алынды. "Ата-аналар белән бергә эшләү" номинациясендә башкаланың 211 нче балалар бакчасыннан Алсу Сабирова җиңде.

Һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрнең берсе, беренче категория тәрбияче Рәсимә Гайнетдинова кунаклар өчен балалар белән ачык дәрес үткәрде. Педагог татар телен өйрәнүне балалар өчен ничек мавыктыргыч һәм аңлаешлы итәргә кирәклеген күрсәтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен 50 нче балалар бакчасы очраклы сайланмады, чөнки бу учреждениедән 18 белгеч үз иҗади эшен тәкъдим иткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев