Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Мәскәүдә “Космос” концерт залында “29нчы сезон” яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. “Мин яхшы җырлыйм дип әйтмим. Бәлки, мин яхшы артисттыр, әмма мин яхшы җырчы түгел. Мин бары халкым өчен җырлыйм. Кемнәр мине ярата, концертларыма билет ала, шулар өчен эшлим. Алар күргән нәрсә бик гади булсын, әмма ул халыкныкы, без шуннан чыккан, халык өчен эшлибез дә”, - дип фикерләре белән уртаклашты җырчы. 17 декабрьдә концертлар 14.00, 19.00 сәгатьтә, 18 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев