Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сак йөрүгә ни җитә...

Исән-имин булыйк, барыбыз да машинада яки җәмәгать транспортында йөрибез, дип хәерле юл теләү гадәткә кергән. Бүгенге ыгы-зыгылы тормыш яшәү рәвешенә әйләнеп бара. Кайтабыз, китәбез, юлларда – машина ташкыны. Машина күплегенә игътибар да итмибез кебек. Әмма шул юлларда кемнедер югалтабыз. Кызганыч, фаҗи­гале хәлләр адым саен диярлек. Юлдагы иминлек мәсьә­лә­се күп нәрсәгә бәйле. Юлларның каралган, тиешле билгеләр куелган булуы – бер хәл, машина йөртүче­ләр­нең һәм җәяүлеләрнең үз-үзлә­рен тотышы да кайчак хә­веф-хәтәр китереп чыгарырга сәбәп була. Күп вакыт све­тофорның яшел уты янган­да да җәяүлеләр ки­чүен­нән чыга алмыйча басып торасың... Уңнан да, сулдан да машина агыла. Юл кагыйдәләрен тие­шенчә үтә­гәндә фаҗига­ле хәлләр­не булдырмый калып булыр иде.   Татарстанның баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов юл-транспорт һәла­кәт­ләренең һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимүен бел­дерә. “Агымдагы елның 8 аенда 2833 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Шунда 266 кеше һәлак булган, 3437 кеше яраланган. Фаҗигаләр­нең саны алдагы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 370кә кимегән, үлүче­ләрнең саны 7гә һәм җә­рә­хәтләнү­челәрнең саны 550 кешегә азрак теркәлгән”, – диде ул. Аның сүзләренә караганда, юл фа­җигаләренең төп сәбәпләре – машина йөр­тү­челәр­нең юл йөрү кагыйдәләрен бо­зуы, төгәл­рәге, тизлекне арт­тыру, каршы як юлга чыгу, аек булмаган хәлдә рульгә уты­ру, шулай ук җәяүлеләр ки­чүендә тиешле кагыйдә­ләр­не үтә­мәү. “Юл-тран­спорт һә­ла­кәтләрен кисәтү максатын­нан республика рай­он­на­рында даими рәвеш­тә махсус рейд-тикшерүләр оештырыла”, – дип сөйли ул. Мә­сәлән, Казанда 8-9 сентябрь төнендә үткәрелгән тикшерү барышында 400дән артык хокук бозучы тоткарлана. 21 машина йөртүче исе­рек хәл­дә транспорт бе­лән идарә иткән. 4енең машина йөртү хокукы вакытлыча чикләнгән була. Тикше­рү барышында бер тапкыр исерек хәлдә эләк­кән машина йөртүче кабат икенче тапкыр шундый ук хәлдә токарлана. Мондый оч­ракта җи­наять җаваплы­лыгы каралган. 200-300 мең сум штрафтан башлап 2 елга ирегеннән мәхрүм итүгә ка­дәр. Рейд барышында 59 машинаны хуҗалары махсус урынга куярга мәҗбүр була. Белгечләр шулай ук автобусларны да даими күзәтеп тора. ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 8 ай эчендә 22 мең автобус тикшерелгән. Тик­ше­рү барышында 28 меңләп хокук бозу ачыкланган. Шу­ның 24 меңе балаларны йөртүгә бәйле. “Моннан тыш тиешле булмаган урыннарда автобусларга утырту, тран­спортның төзекле­ген тик­ше­рү, теркәл­мичә пассажир ташучы машиналарны ачыклау өстендә эш алып барыла”, – диде Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлы­гының ЮХИДИ җи­тәкчесе Ленар Габд­рах­манов. Соңгы вакытта мәктәп автобуслары буенча сөйлә­шү­ләр шактый күп булды. Мо­ңар­чы автобуслар­ның маршрутларын үтәкү­ренмә­ле итү зур проблема­ларның берсе булып торса, хәзер бөтен автобус ГЛОНАСС системасына беркетел­гән. Уку елы алдыннан 610 автобуста тикшерү уздырылган, 54 автобус йөр­түче җавап­лылык­ка тартылган. Мәктәп автобусы ватык була алмый. Әмма бүген бу өлкәдә эш­ләү­че белгеч­ләрне кайбер мәк­тәп автобус­ларының иске булуы, еш ватылуы борчый. Кайберсенең вакытында техник тикшерү уздыра алмавы ачыклана. Шундый хәлләр Тәтеш, Спас районында кү­зә­телгән. Кайбер автобуслар инде 10 еллап кулланылышта икән. Мәктәп автобуслары һәм юлдагы иминлек мәсьә­ләсен күпчелек район башлыклары үз контроленә алган. Җитеш­сезлекләр дә бар. Алар Әгерҗе, Нурлат, Бал­тач, Кукмара районнарын­да ачык­ланган. Мәктәп автобуслары гына түгел, алар йөри тор­ган маршрутлар күп урын­нарда тиешенчә эшлән­мәгән әле. Күперләр каралмаган, юллар рәткә китерел­мә­гән: утлар куелмаган, юл кырыйлары әй­ләндереп алын­маган, кайбер җирләр­дә тиешле ремонт эшләре дә башкарылмаган. Актаныш – Мөс­лим юлында да андый урыннар шактый икән. Хәл ителәсе мәсьәләләр тагы да бар әле. Редакциягә килеп ирешкән хә­­бәрләрдә бала­ларның юлда озак автобусны көтеп торырга яки җәяү барырга мәҗ­бүр вакытлары да була. Соңгы вакытта мәктәп һәм балалар бакчалары янын­да җә­яүлеләр кичүе, ясалма ти­гезсезлекләр, светофорлар кую мәсьәләсендә шактый үз­гә­решләр күзәте­лә. Күп оч­рак­та аларның уңай якка булуы сөендерә. Шәһәрдә генә тү­гел, авыл җирлекләрендә бу эш бер­дәй алып барыла. Ма­шина йөртүче андый урын­­нарда тизлеген киметер­гә мәҗ­бүр була. Авыл халкы ясал­ма тигезсезлекләрне авыл эче­нә дә берничә урынга куярга тәкъдим кертә. Чөн­ки ма­шиналарның бөтен кө­ченә чабуы хафаландыра. Бу мәсьәләдә шактый эш алып барылса да, җәяүлеләр йөри торган урыннарның әле өчтән бере дә тиешле таләпләргә туры килми икән. Шуңа да һәр районга үз җирлекләрендәге мәктәп, балалар бакчалары тирәсен сентябрь азагына кадәр тәртипкә китереп бетерү таләп ителә. Мәсәлән, Тукай районы Кече Шилнә авылы балалар бакчасы каршындагы юлда әлегәчә юл сызык­лары куелмаган. Мондый җи­тешсезлекләр Апас, Пит­рәч, Әтнә районнарында да еш күзәтелгән. Бу уңайдан Кукмара районы мисалы һәр­кемгә үрнәк булырлык. Алар юл билгеләре, сызыклар һәм башка тиешле чаралардан тыш өстәмә чаралар да эшләгәннәр. Җәяүле ки­чүләре, юл чатларына бала-чага, әби-бабай рәсем­нәре төшерел­гән фигуралар беркетеп куелган. Юлда баручы кеше үзеннән-үзе туктап кала. Бу да – кисәтү.   Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, кукмаралыларны бө­тен республикага үрнәк итеп куеп була, диде. Министр сүзләрен­чә, Татарстан юлларында ел башыннан 6751 билге, 18 меңнән артык сигнал баганасы, 32 тукталыш алыштырылган һәм яңадан урнаштырылган, 4 светофор төзек­лән­­дерелгән. Шулай ук 32 торак пунктта 60 километрда ясалма яктырткычлар эш­ләнгән, ел ахырына кадәр тагын 10 километрда эш алып барылачак. Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан республика юлларында уята торган тавыш полосалары урнаштыру башланды. Мәк­тәп һәм балалар бакчаларында караң­гыда йөр­гәндә яктылык кайтаргыч элементларны тарату буенча эш алып барыла. Бөтен таләпләр тие­шенчә үтәлсә, юлда йөрү куркынычсыз, хәвеф-хәтәрләр азрак булыр иде. Безне өйдә исән-имин кайтуыбызны кө­тәләр, шуны онытмыйк.  
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев