Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сайлауларга килүчеләр саны көтелгәннән күпкә артык

Казандагы видеокүзәтүләр нәтиҗәләре буенча, сайлауларга килүчеләр саны көтелгәннән күпкә артык.

“Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан яңгыратылган ватанпәрвәрлек идеясы бүген чагылыш тапты. Халыкның сайлауларда актив булуы — ватанпәрвәрлекнең аерылгысыз билгесе. Сайлауларга килүчеләр саны әлеге вакыйганың татарстанлылар тарафыннан уңай кабул ителүен раслый. Бернинди хокук бозулар да күзәтелми”, - диде Татарстан Җәмәгать палатасы әгъзәсы Тимур Халиков бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә.

Ул үзенең дә сайлауларда катнашырга өлгерүен, сайлауларны халык тарафыннан бәйрәм буларак кабул ителүен дә билгеләп үтте. “Кешеләр тамга куярга дип кенә түгел, ә бу процессны аңлап, сайлауларда катнаша. Алар кандидатларны өйрәнә, аның нинди кеше булуы, нинди программалар тәкъдим итүе белән кызыксына”, - диде Тимур Халиков чыгышында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев