Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сайлауларга килегез. Үзегез, туачак балаларыгыз киләчәге өчен тавыш бирегез" – Ольга Павлова

Сайлау кампаниясе финалга якынлаша. Мәгълүм булганча, һәр партия үз алдына төрле максатлар куеп эшләде. “Бердәм Россия” вәкилләре исә төп эшчәнлекләре итеп халык белән күзгә-күз карашып, җанлы сөйләшүләрне өстен күрде. Мондый очрашулар һәр көн саен төрле хезмәт коллективларында, предприятиеләрдә, уку йортлары һәм йорт ишегалларында узды. Партия кандидатлары исә үзләренә теләктәшлек белдергән халык каршында кыскача хисап тотты. Алар белән киләчәккә планнары, Дәүләт Думасында хәл ителәчәк мәсьәләләр белән уртаклашты.

Бүген “Бердәм Россия”дән кандидатлар Равил Хөснуллин, Ирек Зиннуров һәм Ольга Павлова Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университеты студентлары белән очрашты.

Гомумроссия Халык Фронтының республика башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин сайлауларның мөһимлеген тагын бер кат искәртте.

– Сайлау ишек шакыган көннәрдә сез без биргән вәгъдәләрне буш сүз итеп кенә кабул итмәсәгез иде. Эшләнәчәк эшләрне анализларга, аларга ышанырга кирәк. Алда – бик җаваплы адым. Сез Дәүләт Думасы депутатларын гына түгел, Татарстан киләчәген, үзегезнең киләчәкне сайлыйсыз, – диде ул.

- Инде барысы да билгеле, алдан хәл ителгән дигән сүзләргә ышанмагыз, – дип аңа кушылды Олимпия призеры, депутатлыкка кандидат Ирек Зиннуров. – Барысын да сез үзегез сайлыйсыз. Татарстан депутатлары Дәүләт Думасында бик уңышлы эшләде. Республика икътисадына керткән 350 млрд. сум күләмендәге федераль акча – башлыча аларның тырышлык нәтиҗәсе. Безгә  VII чакырылышта тагын да күбрәк һәм көчлерәк команда кирәк. Бу – һәрбер татарстанлының намусында, – дип өстәде ул.

Дәүләт Советы депутаты, җиңел атлетика буенча тренер Ольга Павлова исә Татарстан депутатлары алдына куелган тагын бер бурычны ассызыклады. Ул республиканың икътисад, социаль өлкә, инновацияләрдәге уникаль тәҗрибәләре бөтен Россиягә файдалы булачак дип сөйләде. Аның фикеренчә, Татарстан депутатларының төп миссиясе – бу үрнәкне федераль дәрәҗәгә күтәрү.

– Сайлауларга килегез. Үзегез, туачак балаларыгыз киләчәге өчен тавыш бирегез, – дип өндәде Ольга Павлова.

“Бердәм Россия”леләр оештырган очрашуларда теләгән һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә, актуаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзли ала. Бүген исә Мәдәният университеты студентлары тарафыннан заман таләпләренә туры килерлек яңа тулай торак бинасы булдыру теләге яңгырады. Ирек Зиннуров вуз җитәкчелегенә студентларны Универсиада авылына урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте. Шулай ук Россиядә мәдәниятне дәүләт тарафыннан үстерү, аңа ярдәм кулы сузу турында да сораулар бирелде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан депутатлары ай ярым вакыт эчендә республиканың барлык районнарында меңнән артык очрашу уздырган. Сайлаучылар биргән сораулар, аларны борчыган проблемалар Дәүләт Думасының  эш планы нигезенә салыначак.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев