Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелде" - полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов

Бүген Татарстанда барлыгы 2812 сайлау участогы эшли. Хәзергә нинди дә булса җитди хокук бозу очраклары булдымы, дигән сорауга ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгенә килгән ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов "Юк, җитди хокук бозу очраклары теркәлмәде, сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык чаралар да күрелде, 17 сентябрьдән һәрбер сайлау участогы тәүлек әйләнәсе контрольга алынды һәм аларда 2шәр-3әр хезмәткәр кизү тора" - дип җавап бирде. Аның сүзләренчә, Татарстан полициясе көчәйтелгән режимда эшли, чараларга 5 меңләп полиция хезмәткәре, Россия ЭЭМның Казан юридик институтының 150 курсанты, хосусый сакчылык предприятиесенең 150 хезмәткәре һәм “Форпост” хәрәкәте вәкилләре җәлеп ителгән.

Сайлау чараларында эшләүче полиция хезмәткәрләре үзләре дә сайлау буенча гражданлык бурычын үти дип беләм, алар барысы да алдан тиешле документ алып, эш урыныннан якын арадагы сайлау участогында тавыш бирә, дөрес, аларны мәҗбүриләү юк, диде Рафил Гыйльманов.

Узган ел кичен бер төркем егет сайлау участокларының берсенә кереп, тавыш-гауга чыгарган иде, быел шундый очракларга карата хәстәре күрелдеме дигәнгә, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов, андый очраклар безнең хезмәт өчен үзенә күрә сабак, без аны исәпкә алдык, хәстәрен күрдек, диде. Аның сүзләренчә, Казан, Спас, Әлки, Теләче, Аксубай, Кама Тамагы районнарына өстәмә көчләр җибәрелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев