Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатлары билгеле

Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатлары исемнәре билгеле. 25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында быелгы әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак. Быел лауреат исеменә «Илекәй батыр» әкятләр китабы өчен Галимҗан Гыйльманов, «Күңел тәрәзәләрем» китабы өчен Рәзинә Мөхияр, «Авось, Небось и Кабы» китабы өчен Лев Кожевников лаек булган. Кызыксындыру премияләре «Нурлы җиһан» китабы өчен Зинаида Захаровага, «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы өчен Фәнәвис Дәүләтбаевка, «Ризасызлык» шигырьләр җыентыгы өчен Фәнил Гыйләҗевка бирелә. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләрне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан түбәндәге студентлар ала: Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимов. Ә Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары исә түбәнге студентларны стипендия алуга тәкъдим итә: Рәзилә Исхакова (Азнакай районы), Илүзә Латыйпова (Мамадыш районы), Зилия Гулова (Лениногорск районы), Нурзилә Хәлилова (Чистай районы), Денис Шишкин (Оренбург өлкәсе). Искәртеп узабыз: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Блатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман, Гәүһәрия Хәсәнова-Мәһдиева, Вакыйф Нуруллин, Мансур Шиһапов, Гөлчәчәк Галиева һәм башкалар бар. Мәгълүмат өчен. Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырды. Аның бик күп шигырьләре халыкта яратып җырланган җырларның сүзләренә әверелде. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. 2016 елда аның истәлегенә багышланган “Шигриятнең күкчәчәге” җыентыгы тәкъдим ителде.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев