Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Саҗидә апа чын мәгънәсендә милли татар шагыйрәсе иде" - Рәдиф Гаташ

“Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләр китабы 35 елга соңга калып чыкты һәм аны тәкъдим итү кичәсе бер көн алдарак үткәрелде”, - дип башлады сүзен журналист Фәния Хуҗиәхмәтова “Шигъриятнең күкчәчәге” исемле истәлекләр китабын тәкъдим итү кичәсендә. фәния Вечер, посвященный творчеству Сажиды Сулеймановой Фәния Хуҗиәхмәтова үз фикерен шәрехләп, 13 апрельдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үткәреләчәген искә төшерде. Ул китапны тәкъдим итү кичәсе форум кысаларында үткәрелгән булса, тагын да яхшырак булачак иде, дигән фикерне әйтте. “Саҗидә Сөләйманова шигырьләре форум кысаларында яңгырый ала иде”, - диде ул. Вечер, посвященный творчеству Сажиды Сулеймановой Күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташның чыгышы да Фәния Хуҗиәхмәтова фикерен куәтләп яңгырады: “Ул Ахматова да, Ахмадуллина да түгел, Саҗидә апа чын мәгънәсендә милли татар шагыйрәсе иде. Татар шигъриятендә хатын-кызлар бик зур урын яулады, дип ышанып әйтәм, моның белән татар шигърияте Саҗидә апага бурычлы иде. Саҗидә апа - зурлауларга лаек кеше. Әдип абый белән аларның гаиләсе – күркәм татар гаиләсе үрнәге иде”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев