Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сахалинда "Мисс Этно-Көньяк Сахалин" балалар халык иҗаты фестивале узды

6 ноябрьдә Көньяк Сахалин шәһәрендә "Туган тел" белем бирү-мәдәният үзәге "Мисс Этно-Көньяк Сахалин" балалар халык иҗаты фестивале уздырды.

Бу фестивальгә төрле милләттән булган 8 яшьтән 16 яшькәчә кызлар катнашты. Татар, белорус, дагыстан, украин, кыргыз, әзербайҗан һәм башка милләт вәкилләре, барлыгы 16 кыз бала милли ризыклар әзерләргә, тарихи Ватаннары турында сөйләргә, милли рухта иҗади чыгыш ясарга тиеш булды. Төбәкнең "Без һәм безнең шәһәр" гранты хисабына фестивальдә катнашучыларга милли киемнәр тегелгәнен, кызларга әти-әниләре дә ярдәм иткәнлеген хәбәр итә "Туган тел" үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев