Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сахалин өлкәсе алдынгы карашлы татарларга мохтаҗ

Дини йолаларга, милли гореф-гадәтләргә тугры булган чын татарларга, мөселманнарга кискен ихтыяҗ турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Көньяк Сахалинск шәһәренең “Туган тел” татар уку-мәдәни үзәге рәисе Зәкия Вәлитова сөйләде.

Ерак Көнчыгыш округына татарлар барып төпләнүен бер ул гына теләми. “Ерак Көнчыгыш гектары” программасыннан файдаланып, социаль челтәрдә “Татарларга – гектар” төркеменә татарлар туплаучы активистлар да бар.

Зәкия Вәлитова әйтүенчә, татарлар Ерак Көнчыгыш төбәкләренә сугышка кадәр, якынча 1933 елдан соң барып төпләнгән дигән мәгълүмат бар. Сугыш тәмамлангач, 1946 елдан соң да китеп урнашканнар. “Күп балалыларга сугыштан соң авыр булган, алар берәр ай поездларда, пароходларда килгән. Фаҗигале очраклар да булган. Авырганнар да, сырхауларны урын өстендә дә калдырганнар. Кызганыч, ул вакытта Татарстаннан килгән татарлар динне, гореф-гадәтләрне бүгенгәчә саклап калып, балаларына тапшыра алмаган”, - ди Зәкия ханым.

Ул 1946 елда барлыкка килгән Айханә (соңрак Советская авылы дип үзгәртелгән) дигән татар авылында Сахалин утравындагы бердәнбер татар зыяраты булуын әйтте. Халыкның балык, карабодай ише азык-төлек белән яхшы тәэмин ителгәнен, анда күченгән кайбер татарлар хәтта Татарстаннан әти-әниләрен дә шунда алып киткәнен билгеләп узды.

Зәкия Вәлитова Сахалин өлкәсенә 1982 елда киткәнен әйтте. “Биредә телемнән, динемнән оялмыйча яшәдем. Бергәләп Корбан, Мәүлид бәйрәмнәрен уздырдык. Үземнең яныма яшьрәк татарларны җыеп, бергәләп эш кордык. Кечкенә шәһәрдә Сабан туе уздырырлык җаебыз юк иде, шуңа көньяк Сахалинскка күчендек. Бөтендөнья татар конгрессы булышлыгы белән монда үткәрү җиңелрәк”, - диде ул.

Татар әбиләре табутка салып җирләнә

“Мин монда күченеп килгәч, мондагы татар апалары өчен бер табылдык күк булдым. Аларның бит өметләнерлек бүтән кешеләре юк. Балаларының балалары урысча сөйләшә. Динне дә югалтканнар. Үзебезнең татар әбиләрен соңгы юлга мөселманча озатырга йөри башладым”, - дип сөйләде әңгәмәдәш. Ул татар әбиләрен ничек булса да русларча табутка салып күмдермәскә тырышуын әйтте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, иң аянычы шул: кайбер әбиләр үзләре үк матур киендереп русча күмдерүгә ризалаша. “Мин үзебезчә мәет юу, җеназа уку йолалары белән җирләргә тырышам. Аларны бары тик мөселманча гына җирләү ярый дип төрлечә куркытып та карыйм инде. Имамга да “сез дә шулай сөйләгез” дим. Миңа кемдер үлде дип тиз генә шалтыраталар, я үлде дип чабып киләләр. Ярый да тартып алып кала алсам. Ә кайчак кәфенлек, сөлгеләр алабыз. Мин иртүк килгәнче “без кире уйладык” дип, әбине табутка салып күмеп куялар”, - дип ачынып сөйләде Зәкия Вәлитова.

Яртылаш татар буламы?

“Әле кайвакыт 50 гә 50 ярыймы дип сорыйлар. Имеш, имам ясинны да, җеназа намазын да укысын, аннан соң матур күлмәк кидереп, иренен буяп күмеп, каберенә венок та куярга диләр. Андыйларга мин “барыгыз да алайса, тәре куегыз да күмегез. Минем өчен 50 гә 50 татар юк. Миндә 100 процент татар гына” дим. Поминка үткәрсәк ярыймы дип сорыйлар, андыйларга “сез безнең гореф-гадәтләрдән ник көләсез, бездә поминка юк, 3 көннән дога кылырга килегез. Теләсәләр, килсеннәр урыслар да, тик искә алу безнеңчә үтәчәк дим”, - ди әңгәмәдәш. Ул моны элек имамнар бер килеп, бер китеп, юньләп аңлатучы булмау белән бәйләп карый.

Татар мөселман яшьләренә ихтыяҗ зур

“Безгә динебезне яңарту өчен яшьләр кирәк. Яңа карашлы татарлар, ислам дине вәкилләре килсә, вазгыять яхшырып китәр иде. Монда табигате яхшы. Балык тотарга, гөмбә җыярга теләүчеләргә шартлар бар. Чыктың – янда гына урман. Эш тә бар. Акчасын да яхшы түлиләр. Балалары туып торган гаиләләргә күп төрле ташламалар каралган. Мәчетебез дә, зыяратыбыз да бар. Күпме генә татар булса да, мин монда барлык дини бәйрәмнәрне үткәрерлек кеше җыя алам. Тик ник килмәскә татар кешесенә? Корбан бәйрәме узды, шунда 10 татар, 10 мең үзбәк, кыргыз булды”, - дип Зәкия Вәлитова татар яшьләрен Сахалин утравына чакырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев