Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саха академия театры Казанда Чыңгыз Айтматовның танылган әсәрен күрсәтәчәк

28-30 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры гастрольләре узачак. Бу хакта Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бу спектакльләрне карарга тәкъдим итәм, чөнки аны Андрей Борисов җитәкчелегендәге данлыклы театр куя. Ул Мәскәүдә, бөтен Россиядә танылган", – дип билгеләп үтте Г.Камал театры директоры Илфир Якупов.

Театрның Россия шәһәрләре һәм чит илләр буенча әлеге гастроль туры труппаның 110 еллык юбилее уңаеннан оештырыла. Гастрольләрдә «Желанный голубой берег мой», «Король Лир», «Мамаша Кураж и ее дети», «Дом Бернарды Альбы», «Тиит», «Сон шамана», «Хуннские повести» спектакльләре күрсәтеләчәк.

"Саха театры мондый гастроль турын беренче тапкыр оештыра", – дип искәртәләр театрда. Мондый иҗади проект төбәкләр арасында мәдәни багланышларны үстерүгә һәм чит илләрдә Россия театр сәнгатен популярлаштыруга этәрер дип көтелә.

28 октябрьдә Татарстан башкаласында «Желанный голубой берег мой» (автор – Ч.Айтматов, сәхнәгә куючы режиссер – Андрей Борисов) спектакле күрсәтеләчәк. Бу сәхнә әсәре Саха театрының визит карточкасы булып тора.

29 октябрьдә Федерико Гарсиа Лорки әсәре буенча «Дом Бернарда Альбы» спектакле тәкъдим ителәчәк. Ул "Алтын битлек" (2007) премиясенә өч номинациядә тәкъдим ителгән иде.

30 октябрьдә Г.Камал театры сәхнәсендә «Сон шамана» (автор – А.Кулаковский, режиссер-куючы – Руслан Тараховский) спектаклен карарга мөмкин булачак.

Якутия театры сайтында октябрьдә артистларның Кыргызстанда, Казахстанда һәм Татарстанда чыгыш ясаячагы хәбәр ителә. Ноябрь башында Саха спектакльләре Уфа тамашачысына тәкъдим ителәчәк. 11 ноябрьдә Мәскәүнең Кече театрында «Хуннские повести» спектакле премьерасы узачак, 12-13 ноябрьдә исә – «Тиит» белән «Мамаша Кураж и ее дети».

Саха театры гастрольләре Саха Республикасы (Якутия) Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев