Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Садри Максудины үз илендә дә онытмадылар, читкә китте дип кенә халык күңеленнән сызылмады" - танылган сынчы Асия Миңнуллина

Казанның Чистай һәм Әпсәләмов урамнары чатындагы Истанбул паркында Садри Максуди һәйкәле урнаштырылды. Һәйкәлнең ачылышы 7 декабрьдә Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымның Казанга эш сәфәре кысаларында планлаштырыла.

Төрек-татар дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, академик, философ Садри Максуди – чыгышы белән Казан татары. Садри Максуди татар милли хәрәкәтенең төп идеологларының берсе буларак, белеме, сәяси кыйбласы, Россия сәясәтендә тоткан урыны һәм эшләгән эшләре белән аерылып торган шәхес.

“Татар-информ” хәбәрчесе скульптураның авторы - танылган сынчы Асия Миңнуллина белән элемтәгә керде. “Үзен чит илдә таныта алган, эшчәнлеге башка ил белән бәйле булган татар кешесенә сын ясау белән беренче шөгыльләнүем. Мин бу һәйкәлнең ачылуына бик шатмын. Әлеге эшемне бик яратып башкардым. Садри Максудины үз илендә дә онытмадылар, читкә китте дип кенә халык күңеленнән сызылмады, аны хәтерлиләр. Татар кешесенең чит илдә актив эшчәнлек җәелдерә алуы да хөрмәткә лаек. Аның никадәр актив шәхес булуы фоторәсемнәрдән дә күренеп тора. Мин әлеге сында аның активлыгын да күрсәтергә тырыштым. Теләгем ни дәрәҗәдә тормышка ашырылган – анысын башкалар бәяләр”, - диде Асия Миңнуллина эше турында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев