Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Садри Максуди турында кыска метражлы документаль фильм төшереләчәк

Татарстанда сәясәтче һәм галим Садри Максуди турында кыска метражлы документаль фильм төшереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына фильмның режиссеры Рөстәм Рәшитов хәбәр итте. «Башкарган эшләре күп булса да, ул Татарстанда тиешенчә бәяләнмәгән шәхес дип саныйм. Садри Максуди барлык эшләрен башка ил территориясендә бүтән дәүләт өчен башкарган. Шуңа да карамастан, ул Татарстан һәм Төркия арасында күпер вазифасын үти», - диде фильмның режиссеры. Картина Казанда, Садри Максуди туып үскән Ташсу авылында һәм Истанбулда төшереләчәк. «Декабрь аена фильм инде әзер булыр дип уйлыйм», - диде Рөстәм Рәшитов. Аның сүзләренчә, картинаны төшерү өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы 500 мең сум күләмендә грант бүлеп бирәчәк. Фильмда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган, Садри Максудиның оныгы Гөнүл Пултар һәм Ш.Мәрҗани институты директоры Рафаэль Хәкимов та төшәр дип көтелә.
  • Юрист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди Биектау районының Ташсу авылында мулла гаиләсендә туган. Ул – татар белән төрек халкы арасындагы элемтәләр, шулай ук бөтен төрки дөнья тарихын якты сәхифәләр белән баеткан күренекле шәхесләрнең берсе. 2016 елда Казанның «Истанбул» скверында Садри Максудига һәйкәл куелды.

Лилия Чанышева, Татар-информ
Фото: wikipedia.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев