Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Садри Максуди һәйкәле татар һәм төрек халкының игелекле эшләренең символы булып торыр», - дип билгеләп үтте Бинали Йылдырым

КичәКазанда тантаналы рәвештә күренекле татар, соңрак Төркия галиме һәм дәүләт эшлеклелесе Садри Максудига һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төрек Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Садри Максудиның туганнары һәм башка рәсми затлар катнашты. Һәйкәл «Истанбул» паркында куелды. Проект авторы - Татарстан скульпторы Асия Миңнуллина. «Бүген без күренекле кешегә - татар һәм төрек эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачабыз. Ул данлы тормыш юлы узган: Россия Дәүләт Думасында ике тапкыр, Төркия парламентына өч тапкыр депутат итеп сайланган. Моннан тыш, Садри Максуди беренче Төркия Президенты Кемаль Ататөрекнең якын киңәшчесе булган», - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты Төркия халкына Садри Максудины искә алулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм яңа һәйкәлнең татар-төрек дуслыгының чагылышы булуына ышанычын белдерде. Бинали Йылдырым Казан һәм Истанбулны элеккеге дуслык җепләре бәйләвен билгеләп узды. «Бүген без бөек шәхескә, Татарстан һәм Төркияне үзара бәйләп, арада күпер булып торучы кешегә һәйкәл ачарга җыелдык. Садри Максуди төрек юридик мәктәбенә нигез салуда зур өлеш кертте», - диде Төрек Республикасы Премьер-министры. "Бу һәйкәл барлык күренекле татар эшлеклеләренә ихтирам билгесе", дип өстәде ул. «Мин ышанам, Садри Максуди һәйкәле татар һәм төрек халкының игелекле эшләренең символы булып торыр», - дип билгеләп үтте Бинали Йылдырым. Аннан шәрәфле кунаклар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Бинали Йылдырым Казан Кремленә юл алдылар, анда төрек кунакларына Кол Шәриф мәчетенә һәм Благовещенский соборына экскурсия оештырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев