"Сабырлыкка ия булучылар яфрактан – ефәк, гөлчәчәк таҗыннан бал ясарга сәләтлеләр" - Нәвои

10 октябрь – Бөтендөнья психик сәламәтлек көне уңаеннан, мәгълүмат ресурсларында стресс һәм депрессиядән интегүчеләрнең саны турында мәгълүматлар игълан ителә башлый, тормыш авырлыгына чыдый алмыйча “түбәсе кыйшайган”нарның туктаусыз артучы саннары мәгълүм була. Кызыгы шунда: “теңкә чире” белән ин­тегүче неврозлы кешеләр ач һәм ялангач илләрдә түгел, Көнбатышның матди муллыктан симергән дәүләтләрендә миллионлап санала.

Менә Бөтендөнья Сәламәт­лек Саклау Оешмасы китергән мәгълүмат­ларны гына карыйк. Бу оешма депрессияне бөтен кешелек дөньясын чолгап алган эпидемиягә тиңли. Әлеге чир эшкә чыга алмаулар статистикасында беренче урын­ны яулап алган, эшкә сәләтне бө­тенләй югалтуга китерүче чирләр арасында әлегә икенче урында гына. Табиб­лар кисәтә: әгәр тиешле чаралар күрел­мәсә, 2020 елга депрессия нык үскән һәм үсеп баручы илләрнең икътисадын параличлаячак. Америка Кушма Штатларында гына да күңел төшенкелеге икътисадка бер елга 50 миллиард долларлык зыян сала икән. Бу суммага югалган эш көннәре, эшкә сәләтне югалту, психотерапевт ярдәме күрсәтү өчен тотылган акча керә. Уйлап карасаң, байлык бар, аяк-куллар да таза-сау, алма кебек балалар үсеп килә, кешеләргә бу дөньяда ук үзләрен тәмуг газаплары кичергән кебек тоярга бер сәбәп тә юк. Депрессия уты йоту өчен адәм баласына үзен бик бәхетсез итеп хис итү дә җитә, шулай уйладыңмы, үзеннән-үзе нервлар урыныннан куба, теңкә корый башлый, йөрәкне тынгысызлык ялкыны ялый. Булганга канәгать булу урынын иртәгесе көн өчен кайгыру ала, йөрәкне көнчелек уты кимерә һәм кеше... үзен-үзе тар һәм бәхетсез тормышка куып кертә. Имансыз җәмгыять өчен бу халәт – котылгысыз. Адәм балалары, бә­хетле булырга теләп, гомосексуализм нә­җесе белән пычраналар, канны наркотиклар һәм аракы белән нәҗеслиләр, әмма болар нәтиҗәсендә бәхетсезлек ишәя генә.

Бу халәтне Аллаһы Тәгалә бик төгәл итеп Коръәндә әйтеп бирә: «...берәү Минем Китабым белән гамәл кылудан вә мин күрсәткән туры юлдан барудан баш тартса, аңа һидаятсез һәм бәхетсез тар тормыш булыр... (20:124). Шушы формула – Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе – кешелек тарихының барлык эпохалары өчен дә универсаль булып кала. Технологик алгарыш та, муллыкның чиктән тыш артуы да булышмый, тел астына глицин салып, валидол кабып йөргән кешеләр саны прогрессия тәртибендә үсә. Бу вәзгыятьтә матди яктан бары тик антидепрессантлар җитештерүче фармацевтика гигантлары гына ота: кыйммәтле даруларның яңадан-яңа төрләре тонналап җитештерелә һәм сатуга чыгарыла, ләкин күрәбез: бу булышмый диярлек. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгаләнең икенче вәгъдәсе дә котылыгысыз рәвештә тормышка ашучан: “Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга дөньяда вә ахирәттә хуш тереклек бирербез...” (16:97). Биредә, “хуш терек­лек” сүзенең мәгънәсен дөрес аңларга кирәк. Сүз матди байлыклар, нык сәла­мәтлек турында түгел, ә стрессларсыз тормыш турында бара.

Мөэминнең байлыгы булырга мөмкин, булмаска мөмкин, сәламәтлек тә югалырга яки торгызылырга да ихтимал, боларның берсенә дә карамыйча, мөэмин йөрәге үзенең тынычлыгын югалтмый. Өскә хәсрәт ишелеп кил­гәндә, аңа сабырлыкны, матди киңлек һәм бәрәкәт килгәндә, шөкер итүне калкан итеп куя, шушы ике калкан аңа имин тормыш, дөнья ваклыкларын түбән куеп хөр тормышта яшәү ләззәтен бирә. Мондый оттырышсыз тормыш бары тик нык иманлы ихлас мөселманга гына елмая. Атаклы ислам галимнәренең берсе: “Чынлыкта, бу дөньяда җәннәт бар һәм кем аңа керми, ахирәт җәннәтенә дә эләкми”, – ди.

Дөнья җәннәт ишеген ачуның ысулы исә бик гади: тәкъдирдә нәрсә генә язылмасын, шуңа риза булып, әҗерен Аллаһтан көтү. Тәкъдир Аллаһы Тәгаләнең гаделлеге белән корылган һәм һәрбер авырлык белән сынау сабыр иткән адәм баласы өчен Галәмнәр Хуҗасы каршында дәрә­җәсе күтәрелү белән кайтаваз бирә. Ал­лаһы Тәгалә үзенең яраткан колларына авырлыкны күп бирә, сынауны еш итә – монысына да мөэминнең ышануы нык.

Сынаулардан соң Аллаһның рәхмәте көтә, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә – мөселманның инануы монысын да үз эченә ала. Бу дөнья ләззәтләренең туктаусыз һәм ишелеп килеп торуы адәм балалары өчен бер дә яхшыга түгел. Моны тормыш тәҗрибәсе һәм статистика күр­сәтә. Коръән монысын да искәртә: “...Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен Аллаһ белә, әмма сез белмисез”, – ди (2:216). Бу сүзләрнең мәгънәсен һәм хак­лыгын “алтын яшьләр”нең олигарх әти-әниләренә хәсрәт алып килгән кыланмышлары дәлилли. Тормыш авырлыклары чыныктыра, әзергә-бәзер яшәүчеләр­нең ихтыяры сына. Сабырлыкка өйрәнү үсеш кыенлыклары кичерми генә мөмкин түгел.

Сабырлык исә мул җимеш бирә, тормыштан тәм һәм ләззәт алырга өйрәтә. Философ Фрэнсис Бэкон: “Бәхет сабыр кешеләргә бушка биргән бик күп нәрсәне түземсезләргә сатып бирә”, – ди. Моңа бик кыйммәткә сатып бирә, дип кенә өстәп була. Нәвои исә: “Сабырлыкка ия булучылар яфрактан – ефәк, гөлчәчәк таҗыннан бал ясарга сәләтлеләр”, – ди. 10 октябрь статис­тикасы хәзерге җәмгыятьтә бик азларның гына бу сыйфатка ия икәнен күрсәтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: