Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабаның Шәмәрдән авылында Җиңү паркы ачылды

Октябрьнең соңгы көне. Шәмәрдән тимер юлы вокзалы янәшәсенә бер төркем халык җыелган. Көн уртасында чыккан ачы җил өшетерлек хәлдә, бәгырьләргә үтеп туңдыра. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында яу кырындагы абыйларның, бабайларның тагын да кырыс шартларда булганлыгын күзаллаулар салкыннан артык бөрешергә ирек куймый. Снарядлар шартлап, баш өстендә пулялар сызгыруы ишетелгән мәхшәрдә йөргән солдатларны уйлаганда туган якның салкын җиле дә керфек-күзләрне иркәләп кенә китә сыман.

Шөкер, ул көнне халык вокзал янына озату кичәсенә түгел, сугыш чоры елларын мәңгеләштерү өчен төзелгән Җиңү паркы ачу тантанасына җыелды. Парк ачылышына килгән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Горький тимер юлы филилалы начальнигы Анатолий Лесун җыелган халыкны сәламләп, шундый күркәм эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Анатолий Лесун тантананың 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне якынлашкан көннәрдә ачылуын да искәртеп үтте. “Тимер юллар сугыш чорында да, хәзер дә ерак араларны якынайткан. Шәмәрдән халкы безгә бик якын. Без аларны, алар безне эшле итә”, – диде Анатолий Федорович тәбрикләү сүзендә.

Җиңү паркы 2015 елда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елын дәвам итеп, үзара салым һәм хөкүмәт тарафыннан дүрткә арттырып бирелгән акча хисабына төзелгән. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев:

–Иң беренче Җиңү паркын төзүдә ярдәм иткән Шәмәрдән халкына, республика Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Рәис Миңнехановка рәхмәт, – диде.

Хатирәләр, истәлекләр, патриотлык хисе туплаган парк урынында заманында бараклар булган. Аларны 2001 елда сүтеп-җыештырганнар.

– Сугышка шушыннан озаттылар, шушы урынга кайтып төштек, парк шушы урында кирәк дигәч, өлкәннәр фикере белән килештек, – ди Айдар Гәрәев.

Аңа 2015 елның 9 маенда нигез салына. Район башлыгы ярдәме белән паровоз кайтартуга ирешәләр. 230 тоннадан артык авырлыктагы ул техниканы тиешле урынга 50 метр күчерү дә бик күп көч сораган. Парк төзелешендә шундый эшләрдә ярдәм иктән оешма-предприятие җитәкчеләренә тантанада район башлыгының Рәхмәт хатларын да тапшырдылар.

Парк капкасын ачып кергәч тә иң элек сугышта катнашканнарның исем-фамилияләре язылган стелла-һәйкәл каршы ала. Биредә 557 сугышчының исеме уелган. Паркта шулай ук сугышта һәм тылда хезмәт куйган, Җиңү көнен төрле елларда билгеләп үтелгән бәйрәм күренешләреннән фотосурәтләр, “Яшәвебез белән Сезгә рәхмәтлебез, ветераннар” дигән патриотик сүзләр язылган плакат-банерлар урын алган. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев әйтүенчә, киләчәктә паркны тагын да матурлау эше дәвам итәчәк. Мисалга, бирегә яшь парлар өчен эшләнгән кечкенә күперне бизисе, утырып ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырасы бар. Ике дистә эскәмияне инде алып кайтканнар. Шулай ук, узган елның сентябрендә алып кайтылган паровозны да реставрацияләү эшләре бара. Әфганчылар һәм тыл ветераннары өчен дә мәйданчык булачак. Бу уңайдан район башлыгы Рәис Миңнеханов сугыш чорындагы техника – полуторка машинасын урнаштыру идеясен дә җиткерде.

Фотосурәтләр урнаштырылган плакат-банерларның авторы, дизайнеры - авыл җирлеге башлыгы үзе. Парк ачылу тантанасына килгән һәммә кеше иң элек плакатлардан үзләренең әти-әниләрен, әби-бабайларын эзли. Стелла-һәйкәлдә үз фамилияләрен эзләүчеләр байтак. Таныш фамилияләрен тапмаган өлкән апалар борчулы сорау белән шунда ук Айдар Гәрәевка мөрәҗәгать итә. Һәркемнең дә үзенең ир туганы, бабасының исемен мәңгеләштерәсе килү табигый, әлбәттә. Авыл җирлеге башлыгы да борчылырга кирәкми, стеллага исемнәрне өстәп язу мөмкинлеге барлыгын җиткерде.

–Бабаем Разатдин Минһаҗевның исеме бармы икән дип килдем. Күреп бик сөендем. Шундый матур, тарихи паркны булдыручыларга рәхмәт. Яшь буын өчен патриотик әһәмияте әйтеп бетергесез зур, – ди Шәмәрдәндә яшәүче Гөлирә Әхәтова.

Белешмә өчен: Шәмәрдәннән сугышка 600 кеше киткән, шуларның 84е хәбәрсез югалган...

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев