Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабаның Сатыш авылында 2 зур чара үткәрелгән

Саба районы Сатыш авылы мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан, зур чара үткәрелде. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ) проректоры Илнур Абдуллин, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр да катнашты, диелә “Саба таңнары” газетасында.

Бәйрәм Сатыш мәчетендә үткәрелде: биредә вәгазь, намаз укылды. Килгән кунаклар мәдәният йортының өстәл артында тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Шушы бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен Мостафиннар крестьян-фермерлык хуҗалыгына, “Саба” ҖЧҖнең Сатыш филиалына рәхмәтебезне белдерәбез, дип мөрәҗәгать итәләр район газетасы аша.

Шулай ук авылда тагын бер вакыйга булды: Сатышта авыл тарихы буенча конкурс нәтиҗәләре чыгарылды. Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә быел май аенда игълан ителгән бәйгенең эчтәлеге Cатыш авылының тарихын җыю, истәлекле урыннары турында мәгълүмат, фотосурәтләр табудан гыйбарәт иде. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, төбәкара ассоциация рәисе Фәнил Габдрахманов бәйге нәтиҗәләрен игълан итү чарасында да катнашып, әлеге материалларны эзләп, туплаучыларны Рәхмәт хаты, акчалата бүләкләр тапшырды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев