Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабаның "Мирас" фольклор ансамбле Уфаны яулап кайтты

Татарстанның Саба районында инде шактый еллар эшләгән һәм башка төбәкләрдә дә тамашачы мәхәббәтен яулаган үзешчән сәнгать коллективлар бар. Шуларның берсе – “Сабагаз” идарәсе каршында оешкан “Мирас” фольклор ансамбленең уңышлары турында инде Россиядә дә беләләр. “Мирас” Саба тамашачысы әле юньләп күреп тә өлгермәгән яңа биюе – атаклы Саба көмешчеләре турындагы музыкаль күренешләре белән Башкортстан башкаласы Уфаны яулап кайтты, диелә “Саба таңнары” газетасында.

Биредә “Газпром”ның “Факел” VII корпоратив фестивале Россиянең төрле төбәгеннән иң оста коллективларын иҗади бәйгегә җыйган иде. “Уфаның матурлыгына сокландык. Кешеләрнең безгә – татарстанлыларга карата карашлары аеруча яхшы булды. Дөрес, бик әзерлекле коллективлар килгән иде. Аралашып сөйләшкәндә кыргызлар, белоруслар безнең чыгышны бик ошатуларын әйттеләр”, – дип искә ала биючеләр.

Жюрида чыгышларга Россиянең атаклы Пятницкий хоры җитәкчесе Александра Пермякованың бәя бирүе дә әлеге фестивальнең ни дәрәҗәдә мәртәбәле булуын раслый. Мираслылар II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар, киләсе елда Сочида узачак фестивальгә юллама белән бүләкләнделәр.

Аерым алганда, районда оешмалар, предприятиеләр арасында уздырыла торган концерт-бәйгеләрдә мираслылар Саба тамашачысын ел саен кызыклы яңа программа белән куандыра. Ансамбльнең исеменнән күренгәнчә, коллектив үзенең чыгышларында халкыбызның гореф-гадәтләренә өстенлек бирә, биюләрендә, гадәттә, татар тормышын чагылдырган күренешләр тасвирлана. Шундый сәхнә әсәрләреннән, мәсәлән, "Печән өсте" биюләре белән шактый фестивальләрдә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Һәм менә тагын бер яңалык – “Саба көмешчеләре”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев