Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сабантуй" һәм "Ялкын"ның аудиториясе интернет челтәрендә - Илназ Фазуллин

Бүген "Сабантуй" һәм "Ялкын журналларына директор итеп билгеләнгән Илназ Фазуллин үзенең төп эше дип, журналларны чын-чынлап берләштерү процессына тотыну, эш процессы белән танышу, булган тәҗрибәне өйрәнеп, заманча алымнар белән эшләүне саный. Илназ Фазуллин "Сабантуй" һәм "Ялкын" командасы белән журналларның эчтәлеген яңа алымнар белән баету, моңа кадәр күтәрелмәгән темаларны яктыртуны максат итеп куя. “Intertat.ru” тематикасы белән балалар һәм яшүсмерләр тематикасын чагыштырып булмый. Әмма без “Intertat”та да интернет аудиториясе өчен эшләдек, яңа юнәлештә дә шушы аудиторияне күздә тотам. Чөнки бүген мәктәпкә керү белән балаларның кулларында – гаджетлар. Шуның өчен “Сабантуй”, “Ялкын”ның аудиториясе дә интернет челтәрендә, дип саныйм”, – ди “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының директоры Илназ Фазуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев