Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабан туйлары су өстендә дә үткәрелә башлады

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен “Иделдә — Сабан туе” дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла башлаган. Аның асылы - татар халкының милли бәйрәме теплоходта үткәрелә. Бу хакта “Татар-информ” МА корреспондентына пректны тормышка ашыручыларның берсе Әлфия Хәбибуллина хәбәр итте. Ульяновск татарлары теплоходта ял итәргә өлгергән инде. Чиратта — Волгоград, Самара һәм Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез дип сөйләде Әлфия Хәбибуллина. Ульяновск шәһәрендә теплоходта уздырылган Сабан туенда 106 кеше катнашкан. “Чара тәмамланганнан соң, аларның берсе генә дә рәхмәт әйтмичә китмәде. Чөнки Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез татар җырына, татар моңына сусап яши. Артистларыбыз ерак шәһәрләргә бик барып йөрми, алар анда сирәк һәм тансык кунак”, - дип сөйләде проектны оештыручы. Һәр чараның программасы 3-5 сәгатькә исәпләнгән һәм һәр калага төрле артсит бара. Мисал өчен, Ульяновск шәһәрендәгесенә Рәсим Низамов барган. Җирле татарлар соравы буенча, “Иделдә − Сабан туе” биредә кабат 17 июльдә үткәреләчәк. Анда җырчы Эльвира Хәйруллинаның катнашуы көтелә. Волгоград тамашачысы каршында Нурзадә, Самарада Илназ Баһ чыгыш ясаячак. “Сәхнәдә концерт куйганда тамашачы артистлар белән якыннан аралаша алмый. Ә биредә бар да җылы мохиттә уза”, - диде әңгәмәдәшебез. Владимир һәм Тверь шәһәрләрендә, теплоходлар йөрерлек зур елгалар булмау сәбәпле, Сабан туен гадәти итеп үткәрергә булганнар. Бирегә артистлар Санкт-Петербург шәһәрендәге чаралардан соң киләчәк. Концерт программасыннан тыш, милли уеннар үткәрү, аларда җиңүчеләрне бүләкләү дә каралган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев