Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабан туе ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә керә алырмы?

Казан сабан туенда төп сорау әнә шул булды. Милли бәйрәм челлә, кызарып пешкән җиләкләр, кунакларның күплеге белән дә истә калды.  Казан кунаклары арасында бөтен дөнья спорт министрлары конференциясе вәкилләре, ЮНЕСКО белгечләре дә бар иде.   Алар Президент белән бергәләп, Татарстан районнары корган авыл ихаталарында булды, анда оештырылган тамаша, спорт ярышларын тамаша кылды. Башка еллардан аермалы буларак, җитди кунаклар уеннарда катнашмады. Аның каравы Президент пластмас балык тотты, алка атты, тимер акча сукты. Алар ихаталарның һәрберсендә диярлек булды. Яшел Үзән ихатасы исә ЮНЕСКО генераль  директоры урынбасары Нада әл-Нашифка иң ошаганы булды. Чөнки биредә аңа Зөя утрау шәһәрчеге ясалган картина бүләк иттеләр. “Яңарыш” фонды башкарма директоры, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова балчыктан ясалган савыт та сайлап бирде.   Дөрес, Буа, Биектау, Теләче, Лаеш, Нурлат, Кайбыч районнары ихаталарында да кунакларның күңелен күрергә тырыштылар.  Монда алар төрле тәм-томнардан авыз иттеләр, ишекләргә сакчылар басканчы үтеп өлгергән кешеләр белән фотога төштеләр. Кунакларны чәкчәк белән генә түгел, үз кырларыбызда кызарып пешкән җиләкләр белән дә сыйладылар.  Бу ихаталарда быел татарча җырлар, милли уеннар күбрәк, тик язулар күбесенчә русча гына иде. Мәйданда халык күп булды. Быел Сабан туена махсус автобуслар билгеләнгән. Мэрия порталында автобуслардан тыш электричкаларда барып булуы да искәртелгән иде. Чыннан да, автобуслар күп, ләкин кичке якта халыкны бөтен районнарга да тартмадылар, берничә тукталыш кына билгеләнгән иде. Берничә транспорт белән кайтасын аңлагач, өлкән яшьтәгеләр ник килдем инде, дип уфтанды, Казанның һәр районында оештырылган элекке бәйрәмнәрне сагынып искә алды. Дөрес, Сабан туен каланың һәр районында үткәрү кирәклеген соңгы вакытта депутатлар да әйтә башлады. “ВТ” газетасында бу хакта Разил Вәлиев тә үз фикерен белдергән иде. Әмма без фәрман белән эшләргә һәм бәйрәм итәргә күнектек бугай инде. Әлегә һәрбер районда сабан туен үткәрергә дигән фәрман булмады. Шулай да, халыкның кәефе күтәренке. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та рәхәтләнеп бәйрәм итеп йөрүе турында сөйләде: – Берничә ел җир дымга тилмерде. Быел, ниһаять, басу-кырлар дымга туенды. Чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек. Ходай терлек азыгы әзерләргә дә нинди коры, эссе көннәр бирде. Безнең кәефләр әйбәт, Татарстан халкына да бәйрәм кәефләре телим, – диде ул. Мәйдан исә Миңнехановның Сабан туен ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен көрәшәбез дигән сүзен дәррәү күтәреп алды. Президент, сәхнәгә килеп җиткәнче җырлый-җырлый тавышлар бетте, дип шаярып та алды: –  Быел республикабызда үзгәрешләр бик зур һәм бу үзгәрешләргә һәммәгезнең өлеше кергән, – дип билгеләп үтте ул. Шулай ук Зөя уртау-шәһәрчегендәге Успение чиркәвенең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен искәртте һәм киләсе адым – Сабан туен матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен эш башлау, дип игълан итте. Бу безнең хәлебездән килә, диде ул. Нада әл-Нашиф  исә ЮНЕСКО сезнең катнашыгыздагы башка вакыйгаларны да түземсезлек белән көтә дип Президентның сүзләрен куәтләп куйды. Ул татарларның киң күңеллелеген, ихласлыгын да телгә алды. Казан мэры Илсур Метшин каладагы һәрбер уңай күренешкә бергәләп ирештек дип халыкка рәхмәтен белдерде. Сабан туеның яме – татарча көрәш. Быел абсолют батыр булып казанлы Лениз Абдуллин танылды.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев