Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сабан туе татар-башкортларны гына түгел, ә бөтен милләтләрне берләштерә" (Швейцариядә сабантуйны билгеләделәр - ФОТО/ВИДЕО)

4 июнь көнне Швейцариядә татарларның милли бәйрәме Сабан туен билгеләп үттеләр. Быел да ул гадәттәге урында үткәрелде. Киләсе елга бәйрәм уздыру мәйданын үзгәртергә планлаштырабыз, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Швейцариядә татарлар һәм башкортларның “Юлдаш” оешмасы лидеры Регина Щеголева. “Иртәнге якта һава торышы начаррак булса да, төш вакытларына көн аязды. Без оештырган бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Сабан туена килүчеләрнең һәркайсы диярлек, бу бик яхшы гореф-гадәт һәм ул татар-башкортларны гына түгел, ә бөтен милләтләрне берләштерә торган бик матур гаилә бәйрәме, дип сөенде. Чарадан китүчеләрнең барысының да йөзендә елмаю, күңелләре шат иде”, - диде Регина Щеголева. Швейцариядәге Сабан туенда ТРның РФта тулы вәкаләтле вәкиле —ТР Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин, Татарстанның сәүдә вәкиле, Россия Федерациясе һәм Казахстан илчелеге вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашкан. “Юлдаш” ассоциациясе исеменнән бәйрәмебезнең алыштыргысыз алып баручысы Сабина Ибрагимовага, “Нуриев кебек биибез” бию мәктәбе җитәкчесе, бөтен Женевага танылган педагог һәм безгә башкортча бию бүләк иткән биюче Гүзәл Госмановага, җырчы Регина Таймасовага рәхмәт җиткерәм”, - диде Регина Щеголева. Сабантуйда чыгыш ясаган Banat al Medina бию төркеме (Женева).
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев