Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Сабада шагыйрь Зөфәр Шәйхетдинов истәлегенә кичә үткәрелгән

Сабада туган көне һәм “Елдан елларга күчеп” дигән яңа китабы чыгуы уңаеннан районның шигърияттә солтаны булган шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновны искә алу кичәсе үткәрделәр, дип яза район газетасы. Моннан ике ел элек арабыздан киткән Зөфәрнең таланты иртә ачыла. Кечкенә чагында аны үзеннән 7-8 яшькә олырак кызлар аулак өйдә егетләр белән такмаклар әйтешеп сүз көрәштерүдә үзләренә ярдәмгә чакыра торган булганнар. Кызлар Зөфәр яшеренгән җиреннән пышылдап әйткән чәнечкеле такмакларны кабатлап егетләрне хурланып үләрлек дәрәҗәгә җиткергәннәр. Сер ачылгач, чичән малайга эләккән эләгүен, әмма кыйналулар аны шигърияттән ваз кичтерә алмаган. Хезмәт юлының күпчелек өлешен комсомол-партия эшендә үткәргән Зөфәр Гәрәй улы иҗат итүдән дә туктамыйча, шигырьләрен 50дән артык куен дәфтәрендә, 20гә якын 96шар битле калын дәфтәрендә туплый. Әмма алар яхшы күңелле кешеләр финанс булышлыгында китап булып шагыйрьнең вафатыннан соң гына дөнья күрде. 2016 елда Зөфәр Шәйхетдинов иҗаты биштомлыкка тупланып поэзия сөючеләр хөкеменә тәкъдим ителде. Быел әлеге томнарга керми калган шигырьләре “Елдан елларга күчеп” исемле китап булып басылып чыкты. Искә алу кичәсен үткәрүдә үзешчән композитор Рәйсә Имамиева башлап йөрде, сәхнәне “Гөлбакча” ансамбле нурлады. Зөфәр Шәйхетдинов сүзләренә язылган җырларны шулай ук “Нәүрүз” фольклор ансамбле, Мөдәррис Якупов, Зөлфия Зиннурова, Райлә Хуҗина, Газинур Мөбарәков башкарды, шигырьләрен Ләйсән Мусина һәм башкалар сөйләде. Миңнегөл Манихова, Дания Шәмсетдинова Зөфәр абыйга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар. Соңыннан шагыйрьнең җәмәгате Физия ханым ансамбльгә йөрүчеләргә “Елдан елларга күчеп” китабын өләште.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев