Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Сабада һөнәрле милләт балалары яши" - Кадрия Идрисова

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сабага өч көнлек эш сәфәре тәмамланды: бүген аңа Лесхоз бистәсендә пленар утырыш белән йомгак ясалды. Искәртеп үтик, 17-19 июль көннәрендә Саба муниципаль районында “Ак калфак” оешмасының "Төп нигез", "Васыятьнамә" темасы буенча күчмә утырыш үтте. 150ләп делегат Сабадагы Сәләтле балалар мәктәбе белән танышты, авыл җирлекләренә барды. Явлаштау, Югары Симет, Шекше, Кече Шыңар, Кызыл Мишә авылларында төп нигездә уллары-киленнәре белән яшәүче үрнәк гаиләләрдә кунакта булып кайтты. "Ак калфак"лылар татарларның самавыр агарту, сөннәт бәйрәме, су юлы күрсәтү, нигез боткасы, читән алу, бирнә әзерләү йолаларын, төрле гореф-гадәтләрне карады. Кызыл Мишәдәге Гаттаровлар гаиләсе делегатлар күңеленә аеруча хуш килде. Капка төбендә 82 яшьлек Зәләфрүз апаны 5 баласы, кияү-киленнәре, 15 оныгы, 11 оныкчыгы әйләнәсендә күреп югалып та калган кебек булды алар. Җыр-моңга сәләтле Гаттаровлар һәркайсы үзе белән таныштырып, җырлы-биюле чыгышларыннан кечкенә генә концерт та әзерләгән. Төп нигездә Тәлгать абый, Зәләфрүз апа, кечкенә уллары Айдар, киленнәре Резидә, өч кыз оныклары гомер кичерә. Олы балалары Чаллыда яши, калган дүртесе дә авылда төпләнеп калган. Төп йорттан кеше өзелми. Бу чарага Кемерово, Улан-Удэ, Иркутск шәһәрләреннән икетуганнары да кайткан иде. Алар - үз төбәкләрендә "Ак калфак" җирле оешмалары җитәкчеләре. 18 июль кичен делегатлар Миңгәрдә Г.Камал театрының данлыклы артисты Шәүкәт Биктимеровның туган йорты һәм музее белән танышты. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Саба халкының кунакчыл, ачык йөзле булуына, кадер-хөрмәт күрсәтә белүенә һәм ихласлыгына басым ясап билгеләп үтте. Шулай ук, өч көн дәвамында яңа мәгълүмат үзләштерер, тәҗрибә туплау өчен вакыт җитәрлек булуын әйтте. "Без өч көн сабалылар колачында. Аларның ихлас халык булуын аңлап китәбез. Татар халкы менә шундый булырга тиеш. Кулы эш белгән балаларны һөнәргә өйрәтү дә Сабада киң таралган. Һөнәргә өйрәтү буенча Саба җирлеге бик көчле. Мин гаҗәпкә калып йөрдем - һөнәрле милләт балалары яши биредә", - дип белдерде ул. Кадрия Идрисова "Ак калфак" оешмасының вазифасын искәртеп, гореф-гадәтләрне барлауга өстенлек бирелүен ассызыклады. "Без гореф-гадәтләргә карап эш итәргә уйладык. Төрле районнарның үзенчәлекләре бар: башка җирләрдән килүчеләр: "Бездә бу пешерелми, бу әйбер юк" диләр.... Татар халкының үзенчәлекле яклары бар. Әгәр без гореф-гадәтләрне тапшырмыйбыз икән, татар халкын өзүче буын булып калачакбыз. Без татарның калебенә, канына гореф-гадәтләрне салмыйбыз икән, татарның кем икәнен дә белмәгән хәлгә җитәчәкбез", - дип белдерде Кадрия ханым. Калфакның әһәмиятен билгеләп үтеп, ул: "Калфак киеп, татар хатын-кызының тәмамланган образын күрәбез. Өстәвенә, ул күз тиюдән дә саклый. Кечкенә баланың күз тимәсен өчен тегелгән ялтыравыклы әйберсенә күз төшкән кебек, беренче булып, хатын-кызның калфагына күз төшә", - диде. Төп темага күчеп, Кадрия Идрисова төп нигез, васыятьнамә төшенчәләренең әһәмиятенә басым ясады. "Төп нигезне саклап калу мөһим, төп йорты булмаган кеше билгесез кеше дип тә әйтергә мөмкин. Соңгы васыятьсез кеше икенче йортка күчәргә тиеш түгел", - дип белдерде Кадрия Идрисова һәм, ни кызганыч, бүген васыять калдыру, аны тыңлап кабул итү кичектереп киленгәнен әйтте. "Нинди үлем әле, дип пәрдә кую бар бездә", - ди ул. Килен белән кайнананың да тату яшәү әһәмиятен билгеләп узды. Районның Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов "Ак калфак"лыларга Сабага сәфәрләренең нәтиҗәсе булуын, биредә күргәннәрне күңел дәфтәрләренә теркәп куярга киңәш итте. "Ялдан кайткан кебек кенә түгел, ә "бездә шул әйбер  юк икән, бусы юк икән әле" дип, теркәп барып, үзегездә дә шуларны булдырсагыз иде. Халыкны кузгатсак, телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга мөмкинлек булачак", - диде ул. "Чын мәгънәсендә кызыксыну бар сездә. Татар хатын-кызы шундый булырга тиештер дип уйладым. 3 көн кызыксынып йөрдегез", - дип бәяләде делегатларны өч көн рәттән озата йөргән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев.
Чарада "Ак калфак" оешмасы активистлары һәм төп нигез темасын чыгышлары белән ачып биргән Саба гаиләләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Кабул итүче як - Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановка, район җитәкчелегенә, оештыручыларга "Ак калфак"лылар тирән рәхмәтләрен җиткерде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев