Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба районының Балалар сәнгать мәктәбендә картиналар галереясы ачылды

Галерея 14 сентябрь көнне ачылды, теләгән кеше бирегә килеп картиналар белән таныша ала. Биредә Россия Рәссамнар берлегенә кергән 38 рәссамның 45 иҗат эше урнаштырылган.  Бу хакта “Саба таңнары” газетасы хәбәр итте.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе 80 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә төрле проектлар буенча эш алып бара. Шуларның берсе – Сабада картиналар галереясына нигез салынды. Проектның максаты – рәссамнар иҗаты аша халыкта, аеруча балаларда һәм яшьләрдә рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. Киләчәктә күчмә күргәзмәләр, лекцияләр, мастер-класслар оештыру да күздә тотыла.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов сәнгать мәктәбенә җыелган рәссамнарны тәбрикләп, район башлыгы бәяләп бетермәслек иҗат эшләре өчен Рәис Миңнеханов исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, республиканың халык рәссамы Виктор Аршинов исә галереяны ачу мөмкинлеге тудырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Кунаклар арасында Россия Федерациясенең атказанган, республиканың халык рәссамы Владимир Попов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалина, республиканың халык рәссамы Фәридә Хәсьянова кебек балалар китапларындагы рәсемнәре аша бик күпләргә таныш иҗатчылар килгән. Алар арасында шулай ук Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. “Дөресен генә әйткәндә, районнарда һәм авылларда рәсем сәнгатенә игътибар җитеп бетми. Әлбәттә, матур итеп җырлыйбыз, биибез. Ләкин халыкның рухи дөньясын баетыр өчен җыр-бию генә җитми. Безнең зур тарихлы рәсем сәнгатебез бар. Шул юнәлештә эшләгән талантлы рәссамнарыбыз җитәрлек. Рәссамнар дөньяны тотып тора дип әйтер идем мин. Китаплар, газета-журналлар аларның хезмәтеннән башка чыкмый. Сәнгатьне балалар күңеленә сеңдерергә кирәк. Шагыйрьләрнең туксан тугыз проценты авылда туса, рәссамнарның туксан тугыз проценты шәһәрдә туган. Шуңа күрә район, авыл җирендә дә рәсем сәнгатенә игътибарны арттырырга кирәк. Сабалыларның башлангычы, рәссамнар белән уртак тел табулары, чынлап та, горурланырлык. Татарстанга зур бер вакыйга булачак”, – дип, әлеге башлангычны хуплады шагыйрь.

Һәр рәссамның күз нурын, күңел җылысын сеңдергән рәсемнәр бәяләп бетергесез. Аларның галереясы безнең районда урнаштырылу - зур горурлык. Бәлки әле бүгенге башлангыч сәбәпчесе булып, безнең сәнгать мәктәбе укучылары, райондашлар да рәссам булып үсеп җитәрләр дә, картиналары әлеге галереяда урын алыр, дип яза район басмасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tata

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев