Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба районында "Театраль сабантуй" узачак

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X Республика «Театраль Сабан туе — 2017» уздырыла. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте оештыра. «Театраль сабантуй» Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла. «Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасына традицион уеннар белән беррәттән бию марафоны, эстафета кебек үзенчәлекле ярышлар да кертелгән. Сәнгать әһелләре кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, милли көрәш кебек Сабан туе бизәкләре булган уеннарда катнашачак. Көрәштә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Харис Хөснетдинов, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды. Уен-ярышлар артистларның җырлы-биюле чыгышларына корылган концерт программасы белән үрелеп барачак. DSC_0574 DSC_0541 DSC_0942 DSC_0183

(2015 елда Буада үткәрелгән «Театраль Сабантуй»дан күренешләр)

“Театраль Сабантуй”ның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, Президент ярдәме белән уздырыла башлый.

Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә. Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде. Шунысын билгеләп үтик: Саба районы Лесхоз авылында әлеге бәйрәм инде өченче тапкыр узачак. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле дуслар! “Театраль  Сабантуй” сәхнә яки телевизор аша гына күреп белгән яраткан артистларыгыз белән танышу, күрешеп аралашу, аларның җырлы-биюле чыгышларын, төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек! Сезне 27 июньдә Саба районы Лесхоз авылы Сабан туе мәйданында көтеп калабыз! Бәйрәм 11.00дә башлана.
 К.Тинчурин театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев