Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба районында игенчеләр хөрмәтенә бәйрәм уздырдылар

Күптән түгел Саба районы мәдәният йортында язгы-көзге кыр эшләренә йомгак ясап, алдынгы игенчеләргә хөрмәт күрсәттеләр. Бәйрәм тантанасын “Саба дулкыннары” телевидениесе туры эфирдан күрсәтте. Кырда эшләүчеләрнең хезмәтен республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин югары бәяләде, дип хәбәр итте бүген “Саба таңнары” газетасы.

Гафур Хәсәншин чыгышында: “2016 ел игенчелек тарихына бөртекле культураларны иң иртә срокта җыйнап алган ел булып кереп калачак. Елына күрә чагыштырмача мул уңыш алынды. Мисалга, “Саба” җәмгыяте хуҗалыкларында уңыш гектарыннан уртача 31,2 центнер, “Туган як”, “Игенче”, “Нырты” хуҗалыкларында 32-40 центнер тәшкил итә, - дип, нәтиҗәле хезмәткә ирешү юллары турында сөйләде. - Соңгы 10 елда туфракның уңдырышлы катламын әйләндермичә эшкәртү, саламны өслеккә чәчеп туратып калдыру, берничә операцияне берьюлы башкару, комплекслы чәчү агрегатлары куллану ресурсларны сак тотуга юнәлдерелә. Барлык матди ресурсларның чикле булуы сәбәпле, быел ягулыкның бер гектарга тотылышын киметүгә ирешә алдык. Шулай ук, минераль ашламалар минималь дәрәҗәдә кулланылып, биологик чараларга күбрәк игътибар ителде”.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов эш сөючән авыл халкын тәбрикләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен әйтте.

Татарстанның аграр министрлыгы башлыгы урынбасары Нәҗип Хаҗипов залдагыларны сәламләп: “Саба районы игенчелек, терлекчелектә барлык күрсәткечләр буенча да республикада беренче бишлектән беркайчан да төшкәне юк. Болар – яңа технологияләргә, фән нигезләренә корылып, барлык хезмәт ияләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе”, – диде, министрның котлау сүзләрен җиткерде һәм алдынгы хезмәт ияләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Дәрәҗәле бүләкләр алучылар күп булды бәйрәмдә. Игеннәрне җыйнап алуда ярыш шартларын арттырып үтәп, алдынгылыкка чыккан комбайнчылар, шоферлар, ашлык чистарту һәм ашлык киптерү агрегатларында эшләүче операторлар, урып-җыю чорында иң күп кешегә сыйфатлы ризыклар әзерләп хезмәт күрсәткән ашханә мөдирләре, 2017 ел уңышына төп җир эшкәртүдә эшләгән механизаторлар, хезмәт ветераннары, авыл хуҗалыгына эшкә килгән яшьләр дә сәхнә түренә чакырылды. Ә аларның хезмәте, чыннан да, зурлауга лаек. Мисалга, “Джон-Дир” комбайнында эшләүче “Саба” җәмгыяте комбайнчылары Айрат Галимуллин һәм Рөстәм Газизҗанов елның елында алдынгылыкны бирми. Быелгы уракта да 2 мең тоннадан артык ашлык суктырып, беренчелеккә чыкты алар. Сатыш бригадасыннан Ралиф Шәмсиев “ДОН-1500” комбайнында 1876 тонна, “Шытсу” җәмгыятеннән “Акрос-530” комбайнында 1802 тонна ашлык суктырган. Бүләкләнүчеләр арасында “Игенче” җәмгыятеннән Фоат Галимҗанов та бар. Балрысы 39 ел хезмәт стажлы бу фидакарь хезмәт кешесе 23 еллык “ДОН-1500” комбайны белән 1128 тонна ашлык суктырган.

Зур хөрмәткә лаек авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин концерты тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев