Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба районында белем юнәлешендә эшләүче педагоглар "Ел укытучысы 2017" бәйгесендә көч сынаша

Сабада Балтач, Кукмара, Әтнә, Арча, Питрәч, Теләче, Биектау районнарыннан килгән тәрбия һәм өстәмә белем юнәлешендә эшләүче педагоглар катнашында “Ел укытучысы 2017” кысаларында үтүче бәйгенең зона турына старт бирелде, дип яза районның "Саба таңнары" газетасы. Конкурсны ачу тантанасында чыгыш ясаган Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов әйткәнчә, өстәмә белем гаиләдә балаларга ата-ана биреп бетермәгән тәрбияне тулыландыра. “Әлеге проблемага киләчәктә хөкүмәтбез дә, министрлыклар да тагын зуррак игътибар бирергә тиешләр дип уйлыйм. Бу юнәлештә актив эшчәнлек күрсәткән мәгариф учреждениеләренең уңышлары күп булачак. Өстәмә белем бирү укытучысына зур җаваплылык йөкләнә, ул киң эрудицияле, хыялый педагог булырга тиеш. Үсеп килүче буын заманнан калышмавы мөһим һәм бу төп мәсьәләне чишүчеләр сез. Без нинди балалар тәрбиялибез – киләчәгебез шундый булачак”,– диде район башлыгы. Бәйге ачылышында катнашкан Татарстан мәгариф министры урынбасары Лариса Сулиманың Май указы нигезендә өстәмә белем бирү педагогларының хезмәт хакларын арттыруга кагылышлы сүзләре дә бәйгедә катнашучыларга канат куйгандай итте. Ул министрлык коллегиясенең Әлмәттә узган утырышында күтәрелгән төп темаларның берсе – укучыларны тәрбияләү стратегиясендә төп үсеш юнәлешләрен билгеләү икәнлеген ассызыклап, һөнәри юнәлеш, балаларга өстәмә белем бирү, дәрестән тыш эшчәнлек төшенчәләренә игътибарның артачагына басым ясады. Ә Сабадагы зона бәйгесе тәҗрибә алмашуга хезмәт итеп кенә калмыйча, иң яхшы педагогик практиканың эштә кулланма булачак методик материаллар итеп таратылачак, диелде. Аннары гимназиядә өстәмә белем бирү педагоглары гына гына калды. Бәйгенең “Тәрбия эше буенча директор урынбасары”, “Сыйныф җитәкчесе”, ”Педагог оештыручы” номинацияләрендә катнашучылар Шәмәрдән лицее, Сатыш һәм Лесхоз урта мәктәпләрендә көч сынашты. Аларда район данын Лариса Шәмсетдинова (Саба гимназиясе), Гөлинә Гыйззәтуллина, Ләйсән Габдерәкыйпова (сәләтле балалар мәктәбе) яклады. Гимназиядә өстәмә белем бирү педагогларының “визит карточкасын”, ягъни үзе белән таныштыруны Теләче районыннан килгән Зилә Баева башлады һәм укучылар белән мастер-классны да беренче булып күрсәтте. “Бер дә курыкмагыз, балалар, имтиханны бүген сездән түгел, миннән алалар”,– диде ул үзе җитәкләгән ”Сюрприз” бию коллективына йөрүчеләрне тынычландырып. Зилә шуннан соң тәмам рольгә кереп беткән балалар белән эчкерсез әңгәмә урнаштырып, бию элементлары аша табигатьне, аның үсемлекләрен, хайваннар дөньясын, гомумән, җиһанны танып белүгә кызыклы экскурсия ясый алды. Жюри әгъзалары тарафыннан ишетелгән “Молодцы” диюләр дә шуны раслый иде. Финалга юл әнә шулай салынды. “Визит карточкасы” этабында Сатыш урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйльмановага алкышлар көчлерәк булса да, алдагы сынаулар нәтиҗәләре буенча аңа 2нче урын белән канәгатьләнергә калды. Шулай ук Саба районы педагоглары Лариса Шәмсетдинова, Гөлинә Гыйззәтуллина тагын ике номинациядә 2нче булдылар. Әлеге юнәлешләрдә беренчелек Балтач, Арча, Биектау районнары вәкилләре Константин Граховка (тәрбия эше), Гөлназ Фәйзерахмановага (сыйныф җитәкчесе), Екатерина Сагиевага (педагог-оештыручы) бирелде. Ә менә программага конкурс тарихынла беренче тапкыр кертелгән “Тәрбия эше буенча иң яхшы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары” номинациясендә җиңү Сабадан Гөлнар Шәфыйковага елмайды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев