Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба районы журналистлары Татарстан журналистлар берлегендә студентлар белән очрашу үткәрде

17нче февраль көнне Татарстан журналистлар берлегендә Саба районы "Саба таңнары" газетасында эшләүче һәм  шул яктан чыккан журналистлар Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студентлары белән очрашты. Очрашуда "Казан утлары" журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова да катнашты. Әлеге чарада журналистлар студентларга үзләренең киңәшләрен бирде, журналистикадагы бүгенге проблемалар турында фикер алышты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев