Саба районы Югары Шытсу авылында "Кәнәфи" чишмәсе төзекләндерелгән

Саба районы Югары Шытсу авылы чишмәләргә бик бай: Канәфи, Хәким, Калкаман, Чабынды, Зәкәрия... Аларның бишесе авыл эчендә, калган икесе - читтәрәк. Хәтта Чабынды чишмәсенең мул суы агып төшкән елгада буа ясап, су да коеналар иде элек. Әмма соңгы еллардагы корылык чишмәләрнең суын киметте, шулай да, табигать җанлы, игелекле иганәчеләр ярдәме белән чишмәләргә яңа сулыш өрелә. Быел авылдашыбыз, 159нчы механикалаштырылган күчмә колонна оешмасы җитәкчесе Фәргать Нәбиуллин иганәсендә Югары Шытсуда Канәфи чишмәсе төзекләндерелде. Иң элек чишмәлек тирә-ягындагы карт агачлардан арындырылган, иске корылма сүтелеп, кызыл кирпечтән бик матур “өй” ясалган, керү-чыгу юллары төзекләндерелгән. Каршы якка куелган кечкенә күпер дә кизләү янына әллә кайдан чакырып тора, дип яза “Саба таңнары” газетасы.

Авылга кайткан-киткәндә гел карап йөрдем дә, төзекләндерергә булдык, ди Фәргать абый үзе. Авыл халкы, җәйге каникул вакытында мәктәп укучылары да уртак эштән читтә калмаган. “Шытсу” җәмгыяте директоры Флорид Гайнуллин техника белән, күрше Чәбки-Саба авылындагы “Насыйбуллин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Насыйбуллин акчалата ярдәм итте. Су чыккан урында элек бер генә боҗра иде, яңарту вакытында икене урнаштырдык. Хәзер су торбасы урнаштырылган очракта яңадан казытасы булмый, капкачны ачып, төшеп чистартасы гына була”, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов. Билгеле, бу эштә авыл җирлегенең дә ярдәме булган.

Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күңелле. Авыл халкы бердәм булып чишмә ачу тантанасына җыелды. Аларның шатлыгын район җитәкчелеге дә уртаклашты. “Районда 160тан артык чишмә бар, әле монысы теркәлгәннәре генә. Халыкка рәхмәт, инициативаны хуп¬лап, шундый күркәм эш башкарганнар. Киләчәк буынга да суның, чишмәләрнең кадерен белергә өйрәтүнең бер үрнәге бу”, – дип бәяләде район башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге гамәлне.

Һәр авылның да үзенең кадерле урыннары бар. Авыл китапханәчесе Вәсимә Заһи¬дул¬лина әйтүенчә, кыйблага карап аккан бу кизләү элек Үри атамасы белән йөртелгән. Халык телендә аны Изгеләр чишмәсе дип тә әйтәләр. Кизләү янындагы коены Канәфи бабай чистартып карап торгач, аның исеме белән йөртелә башлаган.

“Без авылның түбән очында яшәдек. Кыш көннәрендә шушы чишмәдән 40 литрлы савыт белән су ташый идек. Ара якын түгел, түбән очтан менеп, кире өйгә кайтканчы бер чакрымга җыела. Менә бүген Аллаһы Тәгалә шушы чишмәне үзебезгә яңартырга насыйп иткән. Авылыбызда әле чишмәләр күп, бу эшне алга таба да дәвам итәрбез. Ел саен бер генә чишмәне матурласак та, төбәгебез тагын да ямьләнер. Авылыбызның исеме дә Шытсу бит, – дип, үткәннәрне бүгенгегә бәйли иганәче Фәргать Нәбиуллин. Фәргать абыйның игелекле эшләре белән куанып яшәүче әниләре Фаягөл апа да ул көнне чишмәгә багышлап шигырь язып алып килгән иде. Шытсулылар шундый инде: шигъри җанлы, кече күңелле, рәхмәтле һәм тыйнак халык. Чишмәне ачу тантанасын да алар бәйрәмгә әйләндерделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: