Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге V ачык балалар театр сәнгать конкурсы узды (фото)

Республикада балалар милли театр иҗатын үстерү, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның иҗатын пропагандалау максатыннан 7 декабрьдә район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге V ачык балалар театр сәнгать конкурсының йомгаклау этабы булып узды, дип яза "Саба таңнары". Бу елны, башка еллардан аермалы буларак, конкурста катнашучы укучылар, таланты артист Шәүкәт Биктимеров уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Конкурсның сайлап алу турыннан соң, финал этабына, барлыгы тугыз театр коллективы чакырылган иде. Аларның тәкъдим иткән чыгышларын караганнан соң, оештыручылар һәм жюри әгъзаларе, конкурста катнашкан укучыларның осталыкларына сокланып, рәхмәт сүзләре җиткерделәр, җитәкчеләре тарафыннан әзерлекне югары дәрәҗәдә дип бәяләделәр. Барлык конкурс шартларын күздә тотып, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Кечкенәләр төркеме: 2 урын: Яшел Үзән районы Балалар иҗат үзәге, “Нур” театр коллективы Уртанчылар төркеме: 1 урын: Арча районы Яңа Кенәр балалар иҗат йорты, “Сәйлән” театр коллективы 2 урын: Чистай районы Татар Талкышы урта мәктәбе, “Исхакый оныклары” театр коллективы 3 урын: Саба районы гимназиясе, “Мизгел” театр коллективы 3 урын: Саба районы Лесхоз урта мәктәбе “Яшьлек” театр коллективы Зурлар төркеме: 1 урын: Саба районы Шәмәрдән лицее, “Өмет” театр коллективы 2 урын: Саба район Тимершык урта мәктәбе, “Яшьлек” театр коллективы 3 урын: Саба районы Югары Симет урта мәктәбе, “Нур” театр коллективы Гран-при: Казан шәһәре Идел буе районы 16нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе, “Нур” театр коллективы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев