Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Саба һәм Мөслим районнары мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында җиңү яулады

Сабалылар Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең быел дүртенче тапкыр үткәрелгән җәйге һәм кышкы спартакиадаларында призлы урыннарда булсалар да, моңарчы җиңә алганнары юк иде әле. Ниһаять, уңыш елмайды һәм моңа район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов ярышларны ачу тантанасында ясаган чыгышында әйткәнчә, стадион, спорт заллары хуҗаларына стеналар да булышты, дип шатлык уртаклаша “Саба таңнары” газетасы.

Саба мәгариф хезмәткәрләре спортны үз иткән районда даннарын раслый алдылар. Моңа узган шимбәдә Сабада барлыгы 49 районнан килгән мәгариф тармагында хезмәт куючылар һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашындагы киеренке бәйгеләрдә ирешелде. Министр Энгель Фәттахов үзе спорт киеменнән иде. “Илебездә һәм республикада физкультура һәм спортка җылы мөнәсәбәт яшәп килә һәм бу дөрес тә. Мәгарифкә физик тәрбия аеруча кагыла. Без мәктәп укучыларына – киләчәгебезгә үз мисалыбызда үрнәк күрсәтергә тиеш. Быел мин спартакиада призерларына зур призлар вәгъдә итә алмыйм: узган елгыларын да биреп бетермәгән. Аның каравы, дипломнар, медаль, Кубок һәм, әлбәттә, дан, хөрмәт мулдан булачак”,– дип сөйләде министр һәм киләсе елдан барлык укытучыларны ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнергә өндәде.

Командаларның спартакиадага әзерлеген төрле спорт мәйданчыкларында барган ярышларда күрергә насыйп булды. Районнар, укучылар санына карап, ике төркемгә бүленеп көч сынаштылар. Укучылар саны 3,5 меңгә кадәр булганнар –“А“, аннан күбрәк балага белем бирә торган районнар “Б“ төркемендә (безнең Саба районы шуңа керә) үз араларында иң көчлене ачыкладылар. Саба командасына моның өчен 25 район арасында спортның 8 төреннән мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга кирәк иде. Стадионда үткәрелгән беренче ярышта ук җанатар хезмәттәшләрнең ышанычын аклауга нигез салынды: җиңел атлетика төрендә район данын яклаган Алисә Сабирова (Лесхоз), Альбина Нәҗметдинова, Рөстәм Фәйзерахманов (гимназия), Нияз Дәүләтшин (Юлбат) эстафетада (4×100) иң яхшы вакыт күрсәтте.

Мәгариф хезмәткәрләре мәргәнлектә осталыкларын сәләтле балалар мәктәбе тирында сынадылар. Шунысы игътибарга лаек: пневматик мылтыктан атуда нәтиҗәләр үзара көндәшләргә иң соңыннан гына билгеле булды. Әмма Саба мәргәннәрен узучы булмады: гимназиядән Илнар Гайнуллин 50 мөмкинлектән 36, Шәмәрдәннән Рамия Хөснетдинова 31 очко җыйнап җиңү яуладылар. Гер спортында да сабалылар беренчелекне бирмәде. Шәмәрдәннән Миләүшә Дружкова бер потлы герне 3 минутта 84 тапкыр, Тимершыктан Альберт Биктимеров 82 мәртәбә (24 кг) югары күтәреп, Зәйдән һәм Балтачтан килгән төп көндәшләрен күпкә артта калдырдылар. Шушы ук мәктәптә барган урыннан озынлыкка сикерү ярышында Лесхоз мәктәбеннән Альбина Миңнуллина 2нче, көрәшче егет Ленар Вафин 3нче урыннарны алып, мактау баскычларына күтәрелделәр.

Бадминтончылар Тимершык спорт залында көч сынашты һәм биредә Яр Чаллы педагоглары (“Б” төркемендә) өстенлек итте. Завод-Ныртыдан Гөлнара Зарипова (хатын-кызлар) белән Югары Симеттән Р.Шакиров шәхси беренчелектә призерлар була алмасалар да, команда буларак 2нче нәтиҗә күрсәттеләр. Мини-футболчыларны Килдебәк мәктәбе спорт залы кабул итте. Мәктәп директорлары гына катнашкан уеннар Зәй командасына җиңү китерде. Бассейнда йөзүдә Лениногорск һәм Казан вәкилләре җитезрәк булды.

Иң ахырдан үткәрелгән аркан тартышу спартакиаданың кульминациясенә әверелде дисәк дә, һич арттыру булмас. Спорт залы хезмәттәшләренә көч-куәт биреп торучы җанатарлар тавышларыннан ахыргача тынып тормады. Сабалылар бу юлы да “өйдә кем хуҗа“ икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Көрәшчеләр Азат Галиев, Дилүс Закиров, Миләүшә Дружкова, Альбина Гүзәлова, Фәнил Ганиев составындагы район командасын бер генә көндәше дә билгеле сызыкка кадәр тартып китерә алмады. Шулай итеп, безнең Саба батырлары җиңү яулады.

Нәтиҗәдә, мәгариф хезмәткәрләре гомумкоманда беренчелегендә “А“ төркемендә барлык спорт төрләре буенча Мөслим районы җиңде, Актаныш районы икенче, Кайбыч төбәге өченче булды.

Гомумкоманда беренчелегендә “Б“ төркемендә пьедесталның югары баскычына Саба районы мәгариф хезмәткәрләре күтәрелделәр. Икенче урынны Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары командасы алды. Былтыргы Күчмә кубок ияләре мамадышлылар 3нче урында.

Җиңүчеләрне һәм төрләр буенча призлы урыннар алучыларны Равил Гасыймов һәм республиканың мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима тәбрикләде.

“Мондый киеренкелекне хәтта җитди спорт бәйгеләрендә дә сирәк күрәсең. Сез, нинди урын яулавыгызга карамастан, биредән барыгыз да җиңүчеләр булып кайтып китәсез. Спартакиаданы оештыручыларга, катнашучыларга чиксез рәхмәт, – диде урынбасар. Педагогларны хәзердән спартакиаданың кышкы төрләренә әзерләнергә өндәделәр, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев