Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе туган көнен билгеләп үтте

“Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе гөрләтеп тапшырулар, сюжетлар эшли, район тормышын яктырта. 25 ноябрь көнне район мәдәният йортында да гөрләтеп 16 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Телерадиокомпания коллективын котларга ул көнне бик күп тыңлаучылары җыелган иде. Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев “Саба дулкыннары”ның районда тоткан урынын, аның кирәклеген билгеләп үтте. Бу хакта район басмасы яза. –16 ел эчендә бик матур эшләр башкарылды. “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең республикада үз урыны бар. Нинди генә конкурс, ярышлар булмасын, алар матур күрсәткечләр, зур бүләкләр белән кайталар. 16 елга 101 диплом алу, әлбәттә хезмәтнең нәтиҗәсе бик матур икәнлеген күрсәтеп тора. Компания белән төрле җирләрдә булырга туры килә. Шактый еллар чит регионнарда Сабантуйлар үткәрергә барабыз. Вакыт белән исәпләшмичә эшләп киләләр, матур тапшырулар әзерлиләр, – диде ул. Һәм коллектив белән нәтиҗәле хезмәтләр башкарганы, тәрбияви рухлы тапшырулар әзерләгәне өчен телерадиокомпания җитәкчесе Әлфия Мөбарәковага рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Саба таңнары” газетасы мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов та бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде.

Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белү – иң нык горурлык. “Саба дулкыннары” коллективы да үзенең тапшырулары аша милләтләр арасында дуслык тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Бу бигрәк тә ун ел дәвамында чыгып килүче “Ирәндек” тапшыруы аша тормышка ашырыла. Тапшыруның мөхәррире Рәхимә Вәлиуллина да үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте ул көнне. Рәхимә ханымның тырыш хезмәтләре аша ихтирам яулаган ханым. Бәйрәм чарасында юбилярны тәбрикләргә килгән Татарстан халыклары Ассамблеясы әгъзасы, Татарстан республикасы башкорт Корылтае рәисе Гали Хәсәнов, Башкортстанның Күгәрчен районы башлыгы урынбасары Рөстәм Баянов һәм башка күп санлы кунаклар да тәбрикләүләрендә шул фикерне җиткерде.

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе гадәттәгечә, ул көнне дә тыңлаучыларын, тамашачыларын матур җырлары белән сөендерде, халык яратып тыңлый торган җырчыларны тәкъдим итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев