Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында Татарстанның абруйлы ике зур композиторы юбилейларын билгеләде (фото)

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Композиторлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ике композиторның, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре – Ренат Еникеев белән Леонид Любовскийның 80 яшьлекләрен билгеләп үтте. Татарстанның абруйлы ике зур композиторының симфоник әсәрләрен Татарстан Дәүләт Симфоник оркестры башкарды. Творческий вечер Рената Еникеева и Леонида Любовского Концерт алдыннан юбилярларны Татарстан Президенты һәм Татарстан депутатлары исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. Ренат Еникеевка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале, Леонид Любовскийга Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелде. Римма Атласовна юбилярларга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның да сәламнәрен һәм җылы сүзләрен җиткерде. Минтимер Шәрипович үзен аларның иҗатына гашыйк тыңлаучы дип атаган һәм “Сиксән яшьлекләр командасына рәхим итегез!” дип өстәгән. Творческий вечер Рената Еникеева и Леонида Любовского Ике композиторны Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис котлады. Рәшит Кәлимуллинның бүген сиксән яшьлек юбилее бәйрәм ителә торган ике композиторның да әле дә актив иҗат итүен билгеләп үтте, икесенең дә халык яраткан абруйлы композиторлар булуын ассызыклады. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры концертының беренче бүлегендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Еникеевның өч әсәре – скрипка белән оркестр өчен концерт-поэмасы, фортепиано белән оркестр өчен концерты һәм симфоник оркестр өчен “Рапсодия”се яңгырады. Ә икенче бүлектә Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовскийның альт белән симфоник оркестр өчен концерт-симфония премьерасы, Беренче симфония һәм «Здравица народам Татарстана» әсәре яңгырады. Концертының дирижеры Михаил Мосенков иде. Солистлар – Шамил Монасыйпов (скрипка), Айдар Баһаутдинов (альт), Кирилл Егорычев (фортепиано). Творческий вечер Рената Еникеева и Леонида Любовского Юбилярларны котларга хезмәттәшләре һәм аларның иҗатын сөюче тамашачы килгән иде. “Укыганда без Леонид Любовский белән тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Беренче симфониясен ул шул чакта минем күз алдында иҗат итте, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал театры музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров. – Кеше буларак бик әйбәт кеше, татар театрына искиткеч яхшы мөнәсәбәттә, премьераларны карап бара. Ренат Еникеевны әйтәсе дә юк – зур композитор, аңа хөрмәтемне әйтеп бетерә алмыйм. Мин театрда эшли башлагандагы беренче спектакльләрнең берсе “Кол Гали”гә ул музыка язды. Ул музыка безгә үрнәк булып калды, ул әсәрнең нечкәлекләрен, бөтен эчтәлеген ачып бирә алды”. Яшь композитор Эльмира Галимова үзен Казан дәүләт консерваториясендә полифония һәм оркестровкадан Леонид Любовский укытуын, ә Ренат Еникеев белән 10 яшеннән таныш булуын, танылган композиторның аңа шул вакыттан ук дәресләр бирүен әйтеп узды. Творческий вечер Рената Еникеева и Леонида Любовского
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев