Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"С.Сәйдәш, Җ.Фәйзи традицияләрен дәвам итәрлек көй язарлык иҗатчыларыбыз бармы соң безнең?" (видео)

Театр сәнгате драма әсәрләренең оста куелышына, декорацияләрнең матур бизәлешенә, артисталарның профессиональ чыгышына гына бәйле түгел. Спектакльнең музыкаль ягына да игътибар зур булырга тиеш. Моны тамашачы да таләп итә.

«Мин татар спектакльләрен карарга бик яратам. Авылда торуыма карамастан, сезон башлангач атна саен диярлек Камал театрына йөрим. Соңгы елларда яхшы гына премьералар да булды, артистлар составы да үзгәрде, тик бер генә әйбер борчу тудыра. Бүгенге көн татар сәхнә әсәрләре музыкаль бизәлешкә мохтаҗлык кичерә кебек. С.Сәйдәш, Җ.Фәйзи  традицияләрен дәвам итәрлек көй язарлык иҗатчыларыбыз бармы соң безнең? Гөлинә Вәлиева. Чистай районы»
Сорауга җавапны М. Җәлил премиясе лауреаты, композитор Эльмира Галимова бирә: – Бүгенге көндә театр сәнгате, чыннан да, күпкырлы  юнәлештә эшчәнлек алып бара.  Репертуарга, драматургиягә игътибар итәләр. Милли әсәрләрнең  үзенчәлеген ачуга да күп көч куялар. Ләкин музыкага килгәндә, фон бизәлеше, XXI ысулларын кулланып эшләү тенденциясе күзәтелми. Читкә талпынулар да  сизелә. Милли татар спектакле булса, дөньякүләм кысаларына китереп, миллилеге югала. Сәхнә әсәре белән туры килеп бетмәгән чаклары күп. Шәхсән үзем күзәтеп барган очраклардан чыгып әйтәм. Элек Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи әсәрләре дан казанган. Аннары Заһид Хәбибуллин, Фоат Әбүбәкеров, Луиза Батыр-Болгари спектакльләре дөньяга шактый күп чыкты. Ә хәзер увертюра жанры  китеп барды, алар кулланылмый. Ә заманында алар аерым әсәр буларак, симфоник оркестрлар белән башкарылган.

 Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев