С.Өметбаев исемендәге Минзәлә театры быелгы сезонны зур имтиханнан башларга ниятләгән

Татарстанда 15 дәүләт театры эшләп килә. Республиканы театраль төбәк дисәк тә һич ялгыш булмас. Башкалабыздан читтәрәк урнашкан театрларда Казанга килеп сәнгать шатлыгы өләшү күркәм гадәтләрнең берсе. 14 -17 ноябрь көннәрендә Минзәлә артистларын  К.Тинчурин исемендәге театр бинасында күрергә мөмкин булачак. Бу аларның олуг юбилейлары уңаеннан оештырылган сәфәрләре. Өметбаев исемен горур йөрткән коллектив 80 еллык юбилейларын билгеләп уза. Биредә театр ачылганнан бирле талантлы сәнгатькәрләр генә сәхнә тотты. Күптән түгел Intertat.ru укучыларыбызга театр примасы турында язма да тәкъдим ителгән иде. Соңгы елларда аеруча уңышлары белән сөендергән коллектив репертуарларындагы иң шәп спектакльләрен тәкъдим итәргә җыена. Казан тамашачысына алар түбәндәге сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк:

К.Мәргән “Шомбай” комедия – бер комсыз бай Иләмәтне хәйлә белән төрмәгә җибәрткән Шомбай, шулай ук хәйлә юлы белән икенче бай Туктуганга яллана. Яшь гашыйклар Аксәет белән Көнсылуга кавышырга ирек бирмәгән Туктуганны да кызык итәргә була ул. Шомбай Көнсылуга өйләнергә ниятләгән бай янына кәләш булып киенеп килә. Яшь гашыйкларга качарга булыша. Шомбай комсыз байларны фаш итә.

Г.Тукай “Тапкыр Кәҗә турында әкият” (“Сказка о находчивой Козе”) –   Бөек татар шагыйре Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятенә нигезләнеп эшләнгән курчак спектакле. Фәкыйрьлектә яшәгән әби белән бабайның бөтен байлыклары – кәҗә белән сарык. Алар картларны калдырып юлга чыгалар. Бүре башын табып, капчыкка салып, үзләрен ашарга теләгән бүреләр төркемен хәйләләп, өйгә ярма һәм азык белән кайтып керәләр. Әби белән бабайны явыз байдан коткарып, матур тормыш итәләр.

Ф. М. Достоевский “Абзыйның төше” (“Дядюшкин сон”) мистик драма – Марья Александровна Москалева Мордасово шәһәрен үз кулында тота. Кемдер аны күралмый, кемдер курка, ләкин барысы да аның фикере белән исәпләшә. Югары катламдагы бай тормышын Марья Александровна алга таба кызы Зинаиданы уңышлы кияүгә бирү аша күзаллый. Зинаидага гашыйк 25 яшьлек Павел Мозгляков очраклы рәвештә юлда каретасы ватылып калган Князьне Марья Александровнага алып килә. Князь бик өлкән яшьтә, ләкин элеккеге гадәтләре буенча ул киенергә, бизәнергә ярата, кешеләрне, вакыйгаларны бутый. Шаярып кына Мозгляков, Москалеваның туганы Настасья Петровнага Князьгә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Ләкин бу идея Москалеваның үзенә дә ошый. Кызы Зинаиданы хәйләләп тә, куркытып та ул Князьгә кияүгә чыгарга ризалаштыра. Моны Настасья Петровна качып тыңлап тора һәм Мозгляковка сөйли. Зинаидага өйләнергә өметләнеп йөргән Мозгляков бу хәбәрдән тетрәнеп, Князьне Зинаиданың төштәге образ булуына ышандыра. Шәһәрнең барлык дәрәҗәле кешеләрен чакырып, кызын бай Князьгә кияүгә бирәм дип игълан иткән Москалева көлкегә кала, Князь борчуларыннан үлеп китә.

О Уайльд «Йолдыз егет» әкияте («Мальчик звезда») – ике утын кисүче урманда биләүдәге бала табалар. Малай үзен йолдыздан төштем дип, башкалардан югары куеп мәрхәмәтсез, каты бәгырьле булып үсә. Мең бәлаләр кичеп аны эзләп тапкан анасын рәнҗетә. Моңа җавап итеп ул үзе дә бик күп сынаулар аша үтәргә, анасының мәхәббәтен кабат яуларга тиеш була. Көчле рухлы Малай кабат әнисе белән очраша.

А.Коровкин “Түтиләр” сатирик комедия – апалы-сеңелле Гүзәлия һәм Розалия ханымнарның яшәгән йортлары – чын тарихи байлык!  Героиняларның бабаларының бабасы төзеткән бу зиннәтле сарай шәһәрнең элиталы өлешендә, үзәктә урнашкан. Йортны кулга төшерү өчен өлкән яшьтәге ханымнарны җирле чиновниклар да, аферистлар да, хәтта үз туганнары да алдарга тырыша.

К.Тинчурин “Каракүз” музыкаль  кыйсса – вакыйгалар Шәрыкнең бер шәһәрендә бара. Хәерче кыз Каракүз җырлап, биеп көн итә. Кызны очраклы рәвештә күргән Җанбәк бай аңа гашыйк була. Җанбәктән котылу хәйләсе белән Каракүз әйләнмәле бакча ясатырга куша. Сөйгәне Иделбай туй буласы вакытта, алдан сөйләшү буенча, утларны аера. Шау-шу арасында егет Каракүзне күтәреп кача.

Тарихка күз салсак, Минзәлә театры беренче адымнарын Чистай шәһәрендә 1935 елда башлаган. 1936 елда Минзәлә шәһәренә күчеп кайта һәм Минзәлә колхоз–совхоз театры дип йөртелә башлый.

Театрны Сабир Гаделҗан улы Өметбаев оештырган һәм 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән. Сабир Өметбаев – татар театры сәнгатендә якты эз калдырган шәхес. Заманында ул үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичубаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә. Инде Минзәләгә килгәч иҗади состав яңа көчләр: Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичубаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Мидхәт Рафиков, Нур Яһудин, Рәбига Трегуловалар белән тулылана. Артистлар шулай күбәеп, 30 кешедән арткач, өч труппага бүленеп, күбрәк халыкка – авыл халкына хезмәт күрсәтә торган була.

Минзәлә театры элек-электән республиканың танылган драматург һәм композиторларының үзенчәлекле бер иҗади лабораториясе булып тора. Биредә драматурглар Юныс Әминов, Хәй Вахит, Сәет Шәкүров, Риза һәм Рәйсә Ишморатовлар, Габделхәй Сабитов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Мәсгут Имашев һәм башкалар иҗат иткән.

Чыганак: http://intertat.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: