Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рязаньдә Татар китабы көне узды

Рязаньнең"Содружество" 14нче китапханә филиалында Татар китабы көне узды. 46нчы мәктәпнең 8нче сыйныф балалары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ кебек бөек поэтларның язмышлары, әсәрләре белән танышкан. Бу очрашуны китапханә хезмәткәрләре белән берлектә шәһәрнең татар милләте вәкилләре оештырган.

Милли-мәдәни автономия җитәкчесе Фәрихә Ситдыйкова: “Мин балаларны Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ белән таныштырдым. Китапханә хезмәткәрләре дә бу бөек язучылар турында сөйләделәр. Очрашуда 8нче сыйныфта укучы 50 ләп бала иде. Уку залы тулы иде”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Укучылар арасында күбесе рус милләтеннән иде, шулай ук үзбәкләр, 7-8 татар баласы да булган.

“Балалар “Туган тел” шигырен татарча да, русча сөйләделәр. Мин бу татар халкының гимны дигән аңлатмалар биреп, балаларда кызыксыну уятырга тырыштым. Башка шигырьләрне дә шәрехләдем”, - дип сөйләде Фәрихә Ситдыйкова.

Милли-мәдәни автономия бу китапханә белән 16 еллап эшли. Шулай ук оешма Горький исемендәге китапханәгә мөрәҗәгать итеп, шәһәр халкын татар милләтенең бөек әдипләре белән таныштырган.“Татарстанда бүләк ителгән китапларның барысын да китапханәләргә, кешеләргә таратып бетердем”, - ди Фәрихә Ситдыйкова.

Рязаньдә татар китапларын китап кибетләрендә саталар. Оешма җитәкчесе: “Милли-мәдәни автономиянең офисыбыз бар. Монда да халыктан китап китерүне сорыйм. Үзем дә газет-журнал яздырам. "Туган як”, “Сөембикә”, “Татарстан”, “Акчарлак”, “Ислам мөнбәре” газет-журналлары халык каршына тцзеп куелган, килеп укыйлар, аннары бер-беребез белән аралашып эчтәлекләре хакында фикер алышабыз”, - дип өстәде.

Фәрихә Ситдыйкова үзе Нижгар якларыннан, татар мәктәбендә укыган, ләкин Рязаньдә туып үскән татар халкы телне мәктәптә өйрәнмәгәнгә, аларны гаилә эчендә татар телендә аралашырга, телне онытмаска өнди. “Мин үзем татар телен белән, татар әдипләре әсәрләре белән таныш, балаларым да татарча сөйләшәләр, динне беләләр, оныклар да татар телен өйрәнәләр”, - дип билгеләп үтте ул.

Рязаньдә татар саны бер меңләп, ләкин татар сыйныфын ачу кыенлыклар тудыра. “Бер җирдә генә татар сыйныфын ачып, балаларны шәһәрнең төрле почмакларыннан алып килү авыр. Без берничә тапкыр ачып карадык. Аннары яптык, чөнки бик ерак йөртергә, - диде Фәрихә Ситдыйкова. - Мәчет тә төзү теләге бар. Бәлки милли сораулар өчен җаваплы РФ Дәүләт депутаты Илдар Гыйлметдинов ярдәм кулын сузар. Аңа бу мөрәҗәгать белән хат җибәрдем”.

Әлегә татар теле онытылмасын өчен, чаралар уздыруда яшьләрне актив рәвештә җәлеп ителә, дип ассызыклады Милли-мәдәни автономия җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев