Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рязань шәһәрендә дин галиме Хөсәен Фәизхановка багышланган документаль фильм күрсәтеләчәк

25 ноябрьдә Рязань шәһәренең Яшьләр сараенда татар милләтенең күренекле дин галиме Хөсәен Фәизхановка (1823-1866)  багышланган “Пар канат” ("Два крыла") дип исемләнгән документаль фильм күрсәтеләчәк.

Әлеге фильм “Россиянең горурлыгы булган мөселманнар” проекты кысаларында төшерелгән булган. Бу проект 2012 елдан тормышка ашырылып килә, бүгенге көнгә инде Россиянең дистәдән артык дин галиме турында документаль фильмнар төшерелгән. Рязаньда оештырылучы кичәдә проектның җитәкчесе Әхмәт Макаров та катнашачак.

Хөсәен Фәизханов – Касыйм ханлыгы тарихын, бүгенге Рязань өлкәсендә ислам тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән танылган тарихчы, шәркыятьче, мәгърифәтче. Аның тормышы һәм мирасы турында сөйләүче фильм Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанда, Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә, Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай авылында төшерелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев