Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Russia Islamic Clothes-2016 фестиваленең җиңүчесе билгеле

Быел “Russia Islamic Clothes-2016” мөселман милли киеме фестивален оештыручылар мөслимәләр өчен көндәлек киемнәргә басым ясалуын әйттеләр. “Шалтыратыгыз безнең дизайнерларыбызга, сезнең шалтырату алар өчен бәйрәмгә тиң”, - диде Россия Мөслимәләр берлеге рәисе, Россия Мөселман дизайнерлары берлеге рәисе, фестивальне оештыру комитеты рәисе Наилә Җиһаншина. Казан отельләренең берсендәге конференцияләр залында оештырылган чарага, ханымнар өчен дини һәм милли киемнәргә сокланырга һәм мөселман модасының яңа тенденцияләре белән танышырга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә килгән иде. Сәхнәгә чыгарылган киемнәрнең актуальлеге, яңалыгы белән беррәттән, шәригать кануннарына туры килгән булуы – бәйгенең төп шартларының берсе. Киемнәрнең коммерция уңышы китерү мөмкинлеге дә күз уңында тотылды.

Абыстайларның кул эшләреннән торган ярминкә уздырылды

Казанда бу фестиваль сигезенче ел рәттән оештырыла. Быелгысы сәхнәгә абыстайлар чыгуы белән аерылып торачаган күптән түгел "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Наилә Җиһаншина әйтеп узган иде инде. Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – фестиваль көнендә көн дәвамында диярлек абыстайларның кул эшләреннән торган ярминкә эшләп торуы. Дөрес, әлегә аның сатучылары да, алучылары да аз иде. Әмма башлангычы бар. Абыстайлар ярминкәсенең идея авторы – Гөлназ Мөхәммәд. “Өйдә кул эшләре белән шөгыльләнүче татар ханымнары аз түгел. Кайсылары акча табыштыру максаты белән эшләсә, кайсылары өчен ул яраткан шөгыль. Безнең ярминкәләр белән аларга ярдәм итәсебез килә. Бу әле башлангычы гына. Алга таба сатучылар да, алучылар да активлашыр дип өметләнәм”, - диде Гөлназ Мөхәммәд.

Унбер дизайнер унөч коллекция тәкъдим итте

Мөселман милли киеме бәйгесенең йомгаклау чарасын Илдар Кыямов белән Венера Иванова алып барды. Коллекцияләр арасында тамашачы алдына Казан музыка көллияте студенты Ильяс Минһаҗев белән яшь җырчы, “Үзгәреш җиле”ндә “Бормалы су”ны (Заһид Хәбибуллин, Нәкый Исәнбәт) җырлап “танылып уянган” Илгиз Шәйхразиев чыкты. Алар мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлекле җырлар башкарды. Бәйгенең йомгаклау кичәсендә унбер дизайнер унөч коллекция тәкъдим итте. Сәхнәгә иң элек балалар чыкты. Наилә Гыйльметдинова, Зөлфия Булатова, Мәрьям Хәятова балалар өчен, нигездә, мөслимә кыз балаларга киемнәр коллекциясе дә әзерләгән иде. Бүгенге милли һәм дини кием бәйрәме Эльвира Васильченко өчен яңа “Вәсилә” брендын тәкъдим итү кичәсе дә булды. Аның алтынсу, көмешсыман төсләр өстенлек иткән купшы коллекциясе “Энҗеле” дип атала. Яшь дизайнер Римма Хафизованың "Прима" һәм "Akcion" коллекцияләре дә тамашачыны битараф калдырмады. Римманың дөньякүләм подиумнарда танылу алган, яңа технологияле заманча тукымаларны куллануы күренә. Казан модельеры Миләүшә Коган да заманча тенденцияләрне тоеп эшли. Рената Шаһиева коллекциясендәге пальтолар, япмалар, чыннан да, бүгенге бәйгенең төп юнәлешен билгеләгән “көндәлек киемнәр”гә туры килә. Бу бренд Казанга август аенда гына чыккан әле. Гөлнара Йосыпова “Сәлам, җәй” коллекциясе белән мөслимәләр өчен су керү киемнәрен тәкъдим итте. Матбугат конференциясендә оештыручылар: “Теләсә нинди яшьтәге ханымнар бассейннарга йөри алырлык булсын. Фестивальдә бу колорит та булачак”, - дип нәкъ менә шушы коллекция турында хәбәр иткәннәр иде инде. Моңарчы бөтен хатын-кызлар өчен киемнәр тегүче Елена Погодина мөслимәләр өчен үзенең беренче коллекциясен тәкъдим итте. “Матур һәм тыйнак”, - диде ул мөслимәләр өчен киемнәр юнәлешен бәяләп. Әлеге бәйгегә килергә тиешле Төркия дизайнеры шәхси сәбәпләр аркасында килә алмыйча калган, Англия дизайнерының да европалаштырылган кием коллекциясен оештыручылар сәхнәгә чыгарырга җөрьәт итмәгән.

Гран-прины “Ясмин” коллекциясе алды 

Бәйгенең йомгаклау өлешенә үтеп чыккан модельерлар барысы да төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнде. "Russia Islamic Clothes-2016” мөселман милли киеме фестивалендә мөселман киемендә татар халкының милли киеме элементларын кулланган, модельләргә милли чигешле камзул һәм калфак кидерткән Җәмилә Сәлахова Гран-при алды. Коллекция “Ясмин” дип атала. Аның модельләренең “Тала, тала” татар халык көе астында сәхнәгә чыгулары ук тамаша залына җан кертте. Милли кызлар һәм милли көй! “Диадемалар киеп чыгалар иде, әмма калфаклы кызлар быел бәйгебезнең яме булды”, - диде оештыручыларның берсе Гөлназ Мөхәммәд. Быелгы бәйгенең кульминацион ноктасы абыстайлар модасы иде. Алар профессиональ модельләр булмыйча, нәкъ менә затлы татар ханымнары булуы тамашачыны сокландырды. “Татарстан абыстайлары” (Әлмәт) һәм “Казан абыстайлары” (Казан) сәхнәгә чыкканда Карл Фуксның татар хатыннарын сурәтләгән мәгълүм әсәре искә төшә: “Менә тын залга җан өреп берәм-берәм кунаклар килә башлады. Һәммәсе дә купшыдан купшы киенгән. Бүлмәгә керүгә, җиләннәрен салып, алтынсу камзул, бизәкле күлмәкләрдән калалар. Баш киемнәре төрледән-төрле: алтын-көмеш белән чигелгән яулык бәйләгәннәре дә, кондыз тиресеннән эшләнгән кырку читле, бәрхет гөмбәзле, яннан алтын чук асылынып торган башлык, алтын чачаклы ефәк калфак кигәннәре дә бар... Ханымнар иркенләп, җәелебрәк утырдылар. Боларның аякларын шундый җайлы гына бөкләп, итәк очыннан алтынсу чигүле читекләрен генә күрсәтеп утырулары үзе бер сәнгать иде. Купшы читекләрен искәртеп, чибәркәйләрнең бер-берсе каршында көязләнүе иде бу...” Бәйге азагында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фестивальнең елдан-ел үсүен билгеләп үтте. “Элегрәк шәрә аяклар да күренсә, быелгы дизайнерлар шәригать кануннары буенча эшләгәннәр. Балалар киемнәре коллекцияләренең булуы да сөендерә”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев