Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә балаларга хәләл ризык җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк

Хәләл - индустрия - RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсендә балаларга хәләл ризык җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Алар арасында "Хәбиби" “Ачык дистрибьюторлык компаниясе” һәм Казанның “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” "Шатлык" сөт кухнясы бар. Ике оешма да шәригать кануннары буенча сыйфатлы ризык әзерли һәм аларның “Хәләл” таныклыклары бар. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. “Ачык дистрибьюторлык компаниясе” оешмасы - Россиянең хәләл балалар ризыгын әлеге өлкә базарына беренче булып куйган компания. Ул үз эшчәнлеген 2003 елдан Европа һәм Мароккодан экспортка сөт катнашмалары һәм пюре кертүдән башлый. 2016 елда предприятие Россия Федерациясе территорисен яулап ала. Хәзерге вакытта барлык продукция Россия территориясендә җитештерелә. Шуның белән бергә җитештерүче Россия җитештерүчеләре чималын максималь дәрәҗәдә кулланырга тырыша. “Шатлык” балалар сөт кухнясы Казанда балалар өчен хәләл куллану ризыкларын җитештерә башлады.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев